+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 август 2022, 07:05

Юл буе сервисы үсештә

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы юл буе сервисы объектларын урнаштыру өчен сатулар үткәрмичә җир участоклары бирде.

Юл буе сервисы үсештәЮл буе сервисы үсештә
Юл буе сервисы үсештә
Агымдагы елның беренче яртысында республика Башлыгының «Юлдаш Сервис» җәмгыятенә юл буе сервисы өлкәсендә өстенлекле инвестпроектны тормышка ашыру өчен 18 мең кв. метрдан артык мәйданлы җир участогы бирү турындагы боерыгы кабул ителгән.

- Сүз Уфа районындагы Михайловка авылы янында «Волга» М-7 автоюлы буенда күпфункцияле юл сервисы зонасы төзү турында бара, ул автосервис пункты (СТО), супермаркет, кафе, кунакханә, автокемпинг, транспорт өчен парковка, ял итү мәйданчыгын үз эченә ала, - дип хәбәр итте җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Проектны тормышка ашыру барышында 32 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Проектны финанслау үз һәм заем акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.

Моннан тыш, хәзер Башкортстан Башлыгының юл буе сервисы объектларын урнаштыру өчен җир участоклары бирү турындагы 2 карары проекты республика Хөкүмәтендә килештерү үтә.

Юл буе сервисы өлкәсендә узган елда Башкортстан Башлыгының 6 карары кабул ителде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас