Нинди генә соклангыч илләрне барып күрсә дә, дөнья аны яңадан-яңа үрләргә җәлеп итеп илһамландырып торса да, адәм баласының күңелендә һәрвакыт туган як, балачак хатирәләре иң яктысы, кадерлесе булып сакланадыр...
Туган җирләргә кайтып, авылдашлар, якташлар белән очрашып, авыл бәйрәмнәрен оештыру күркәм бер йолага әйләнде... 6 августта Бүздәк районының Ярдәм авылында нәкъ шундый матур чара үтте. Туган авылга биредә туып-үскән, гомер иткән якташлар, дуслар, туганнар, кан-кардәшләр җыелды.
Авыл бәйрәме Коръән аятьләрен укудан, изге уй-ниятләр белән башланып китте. Туган якларын сагынып кайткан өлкәннәр, якташлар, чордашлар кече буын вәкилләрен кызыксындырган сорауларга җавап биреп, таныштырып, хатирәләр белән уртаклашты. Ярдәмлеләр туган йортларына кереп, күңелләрен юатты, балачак сукмакларын барлады. Йорт-кураларны агач-үсентеләр басып, керер эзләр югалса да, туып-үскән газиз урыннар күңелгә якын, алар күп истәлекләр саклый дигән фикердә сагынып кайтучылар.
Күзәй авылы мәдәният йортының үзешчән артистлары чыгышы очрашу мизгелләренә бәйрәм кәефе өстәп, ямьләндереп торды. Ярдәм авылы кызы Әлифә Басыйрова әзерләгән бәйрәм табыны якташлар, кунаклар күңеленә хуш килде. Көннең эссе торуына карамастан, ерак араларны якын итеп кайткан авылдашлар таралырга ашыкмады. Авыл урамын иңләп, яшьлек елларын искә алды, ата-баба рухларын шатландырып авыл зиратына барып догалар кылды.
Ярдәмлеләр зиратындагы пөхтәлек, төзеклек авыл халкының тырышлыгына, бердәмлегенә бәйле. Алар өмәләр ясап “мәңгелек йорт”ны тәртиптә тота. Халыктан җыйган акчага зиратны тимер материал белән коймалап алганнар. Буяп, капкасына Коръәннең бик фәһемле бер аятен язып куйганнар. “Без Аллаһныкы, ахырда да аңа кайтачакбыз” диелгән анда.
Авыл бәйрәменең төп оештыручысы, Ярдәм авылында туып-үскән, Венера Исхакова-Насыйбуллина туган авылы турында китап та язып чыгарган. Биредә авыл тарихы, аның эшчән халкы турында мәгълүматлар, истәлек булып сакланырдай күңелле вакыйгалар, авылга багышлап язылган иҗат җимешләре урын алган. Шулай ук Ярдәм авылы кызы, үзешчән шагыйрә Мәдинә Ихсанова бик күп шигырьләрен туган ягына багышлый. Шигырьләрен якташы Малик Рамазанов моңлы көйләргә салып җырлар да иҗат итә башлаган.
“Авылымда тормыш тукталса да,
Кайбер йортлар әле сакланган...
Күбесенең ихаталары гына
Куе агачлар белән капланган.
Урман күчеп килгән авылга,
Урамнары калган тараеп.
Ятим бала төсле ялгызы
Утыра тау башында моңаеп.
Кайчандыр кешеләр яшәгәнен
Хәтерләтер эзләр әзәйгән.
Урамында куян, төлке йөри...
Урман дөньясына әйләнгән.
Бәләкәй авылларның гомере
Туктап кала икән бер заман.
Тик аның аянычлы язмышы
Күңелемне телгәли һаман”, –
диелә Ярдәм авылы турында язылган “Урман күчеп килгән авылга” дигән шигырендә.
Авыл тарихына килгәндә, Ярдәм элек-электән бер генә урамлы авыл булган. Ул XIX гасырның икенче яртысында барлыкка килгән. 1812 елгы Ватан сугышы барышында Франция генералы Антуан де Плансон әсирлеккә алынган. Киләчәктә Русиядә хезмәт итеп, гомер итә башлаган. Плансоннар, урыслашып бетеп, Русиядә нигезләнеп яши башлаган. Аларга Бәләбәй өязеннән җир бүлеп бирелгән. Патша армиясенең отставкадагы генералы дәрәҗәсенә күтәрелгән Антуан де Плансонның оныгы Николай Антонович, үзенә ялчылар җыеп, аларга йортлар салдырган. Мал-туар, кош-корт белән тәэмин итеп, халыкка эш биреп, зур ярдәм күрсәткән. Шушы тарихи мәгълүматларга нигезләнеп, авылга “Ярдәм” атамасы бирелгән. Элегрәк Ярдәмдә бер яклы урам гына булса, 60нчы елларда урамның икенче ягына да йортлар салынган. Барлыгы 27 йорт төзелгән. Ярдәмдә элек-электән кунакчыл, киң күңелле, ярдәмчел халык гомер иткән. Биредә алдынгы механизаторлар, колхоз алдынгылары, укытучылар яшәгән.
Бүген тау башында урнашкан Ярдәм авылын урман уратып алган. Авылда күптөрле җиләкләр, җимеш агачлары аеруча мул булып өлгерә. Әлеге вакытта авылда 10 йорт бар. Биредә бер генә кеше яши. Шуңа карамастан, йортка газ, ут, телефон да кергән, хәтта йомшак сулы коесы да сакланган.
Авыл бәйрәменә 100дән артык кеше кайткан иде. Кайткан кунаклар бәйрәмне оештыруга күп көч салган Венера Исхакова-Насыйбуллинага, авыл Советына һәм зур ярдәм күрсәткән барлык якташларга зур рәхмәтләрен белдерде. “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән авыл бәйрәме дуслык-туганлык хисләрен яңартып, ихлас күңелле ярдәмлеләрне тагы да берләштереп, рухландырып җибәрде.
Элина КӘЛИМУЛЛИНА.
Бүздәк районы.