+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 август 2022, 08:26

Җәй ахырында безне нинди һава торышы көтә?

Синоптиклар фаразларына караганда, җәй ахырында бераз суытачак.

Җәй ахырында безне нинди һава торышы көтә?Җәй ахырында безне нинди һава торышы көтә?
Җәй ахырында безне нинди һава торышы көтә?
Башкортстан территориясендә бераз салкынаю күзәтелә. Әмма шуңа да карамастан, якын көннәрдә эссе һава торышы сакланачак.

Әлегә явым-төшем көтелми, төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исүе ихтимал. Һава температурасы төнлә + 8,+15, кайбер районнарда +3, көндез +23,+28 градус булуы көтелә.

Ә менә җәйнең соңгы көннәрендә республикада яңгырлар булырга мөмкин. Синоптиклар фаразларына игътибар итсәк, ул вакытта һава температурасы көндез +19, +23, төнлә +8,+12 градус булачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас