Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин бүген Оештыру комитеты утырышында Совет мәйданын реконструкцияләү буенча гаять зур эш башкарылуын билгеләп үтте. 11 октябрьдә төп вакыйга булып генерал-майор, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу булачак.
Максим Забелин искә төшергәнчә, һәйкәл проектын ачык конкурс нәтиҗәләре буенча сайладылар, аның җиңүчесе итеп скульптор Салават Щербаков танылды. Республика рәссамнары һәм скульпторлары тәкъдиме белән проектны эшләп бетерделәр, монументның ике ягына да колоннада өстәделәр.
Республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Совет мәйданында Республика көнендә «Геройлар вакыты» беренче Бөтенрусия патриотик җыр фестивале финалы узачак, шушында ук Башкортстан сәнгать осталарының "Үлемсез дан өчен туганнар" концерты булачак, тамашачылар шулай ук "Салават варислары чигенми" спектакленең фрагментларын һәм күләмле мэппинг-шоу күрә алачак, дип хәбәр итте. Республика көненә багышланган төп тантаналарны республика халкы күрә алсын өчен БСТ каналында туры трансляция дә оештырылачак.
Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Гөлләрия Ялчыкаева белдерүенчә, 11 октябрьдә Башкортстан башкаласында бәйрәм тантаналары барлык мәйданчыкларда оештырылачак, үзәкләре, Совет мәйданыннан тыш, «Кашкадан» һәм «Беренче май» парклары һәм Урыс драма театры каршындагы мәйдан булачак. Шулай итеп, «Кашкадан» паркында «Без - республиканың киләчәге» дигән яшьләр спорт чарасы узачак, анда Уфа халкы һәм башкала кунаклары флешмобларда, спорт уеннарында һәм конкурсларда катнаша алачак. «Беренче май» паркында бәйрәм программасы балалар һәм үсмерләр, яшьләр һәм өлкән буын өчен исәпләнгән өч блоктан торачак. Урыс драма театры каршындагы мәйданда балалар коллективлары катнашлыгында бәйрәм концерты була. Кич белән өч мәйданчыкта да Совет мәйданыннан лазер тамашасы һәм концерт трансляциясе оештырылачак. Ә Уфа шәһәр Советы каршындагы мәйданда 22 сәгатьтә башкала күген бәйрәм фейерверкы балкытачак.
Уфа хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников, 11 октябрьгә 15 ишегалды территориясен төзекләндерү тәмамлана, реконструкциядән соң Дим мәдәният һәм ял паркын ачу планлаштырыла, дип хәбәр итте.
Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева бәйрәм чараларында Беларусь һәм Үзбәкстаннан килгән делегацияләрнең катнашуы планлаштырылуы турында сөйләде.
Республика вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бәйрәм көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачагын әйтте, анда Башкортстан халкы җитештерүчеләрдән продукция сатып ала алачак, дип билгеләп үтте. Ярминкәгә республикада да - 11, Уфада да шулкадәр мәйданчык җиһазландырылачак.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин бәйрәм чаралары вакытында хәвефсезлекне тәэмин итүгә һәм җәмәгать тәртибен саклауга аерым игътибар бирде.
"Республика көненә багышланган барлык чаралар да югары дәрәҗәдә узарга тиеш, аларны мәгълүмати яктан яктырту да мөһим, бу, яшәү урынына карамастан, республикада яшәүче һәр кеше безнең бәйрәмгә багышланган якты вакыйгаларның бөтен палитрасын күрә алсын өчен кирәк", - дип йомгак ясады Максим Забелин.
Фото: башинформ