

Икесе дә балалар мәйданчыкларының торышы турында булган. Бу хакта ЦУРдан хәбәр итәләр.
Беренчесе - Совет ур., 5 адресы буенча урнашкан балалар мәйданчыгында үлән чаптыру үтенече. Без мөрәҗәгатьне Октябрьский хакимиятендәге коллегаларыбызга тапшырдык, һәм инде өч көннән соң "Торак идарәсе" идарәче компаниясе хезмәткәрләре тәртип урнаштырдылар.
Икенче хәбәр «Звездный» паркында балалар мәйданчыгы торышы турында.
Октябрьский шәһәре хакимияте торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлеге белгечләре яз көне паркта инвентаризация үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча подрядчыга, "Конкрит" СК компанияләренә паркта булган участокларны тәртипкә китерү үтенече белән мөрәҗәгать җибәрделәр.
Җәй башында озак яңгырлар яву сәбәпле, эшне берничә тапкыр кичектерергә туры килде. Һава торышы мөмкинлек биргәннән соң, "Теплоэнерго" җәмгыяте хезмәткәрләре балалар мәйданчыгы территориясеннән су агыздылар. Ә 2022 елның 1 августына подрядчы гарантия буенча барлык эшләрне дә үтәде. Хәзер «Звездный» паркындагы мәйданчык һәм җәяүлеләр юлы тәртиптә.