"Без барыбыз да хәрби частьларның берсендә җыелганнан башлап күп вакыт узды. Мин очрашуның беренче көннәрендә егетләрнең җитди йөзләрен, ким дигәндә, үзара аралашмавын хәтерлим. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: батальонда хәрби хезмәткәрләр арасында гадәти хезмәтне узган егетләр, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да бар (Чечня, Сирия). Иң башта алар безнең белән бик аралашып бармады, әмма арытаба барысы да үзгәрде. Безгә Русия Кораллы Көчләренең кием формасын тапшырдылар һәм хәрби алымнарны өйрәнү өчен хәрби частька җибәрделәр.
Көннәр үтә торды, кешеләр йөзендә җитдилек югала башлады, иртәнге сәламләү, көнкүреш, кораллану һәм башка бик күп нәрсәләр турында аралаша башладык. Төрле категориядәге кешеләр бер-берсенә якынрак һәм ачык була башлады, без бердәм "армия гаиләсенә" әйләнә башладык.
Хәрби өйрәнү барышында көн саен бездә тактик әзерлек, төрле кораллардан ату, техника әзерләү буенча дәресләр узды, ә иң мөһиме - сугышчыларның бердәм, хәрби биремне үтәгәндә команданың көйле булырга тиешлеге турында сөйләделәр. Әлбәттә, бер-береңә ярдәм итүгә дә аеруча басым ясалды.
Безнең әзерлекнең барлык нечкәлекләрен ачып бирә алмыйм, әмма кешеләр үзгәрде, бердәм ритмга керде, һәм бу безне куандыра.
Командирлар турында аерым әйтеп үтәсем килә. Безнең командирларыбыз һәрчак янәшәдә генә, аларның күбесе хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, күбесе дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән.
Командирларның Башкортстан Башлыгының хәрби хезмәткәрләр белән эшләү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов белән даими элемтәсе аркасында "шәйморатов"чыларның үз формасы, бронежилетлар, каскалар һәм башка батальоннарда булмаган милек барлыкка килде. Безнең республикабызда битараф булмаган кешеләргә бик зур рәхмәт, без сезнең ярдәмегезне күрәбез!
Башкортстан халкы һәм бизнесы ярдәменнән тыш, безнең янга Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров та килде, бу безнең сугышчыларның югары хәрби рухына ярдәм итте. Батальон өчен өстәмә квадрокоптерлар сатып алуда ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Батальонда соңгы көннәрдә егетләр, ритмны өзмәс өчен, һәр көнне хәрби әзерләнүләрен дәвам итә.
Сезнең күбегезнең "Сугышчылар махсус операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булу ихтималлыгын аңлыйлармы?" дигән сорау бирәсе киләдер. Җавап бирәм: һәр хезмәткәр моны бик яхшы аңлый һәм без үзебез Башкортстан һәм Русия иминлеген, данын яклауны сайладык."