+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 август 2022, 05:55

ЦУР: Яңа автобуслар тагын да кайтачак

Башкортстан транспорт реформасы башланганнан бирле 943 яңа автобус сатып алган.

ЦУР: Яңа автобуслар тагын да кайтачакЦУР: Яңа автобуслар тагын да кайтачак
ЦУР: Яңа автобуслар тагын да кайтачак
Болар - 236 зур, 497 урта һәм 210 кечкенә класслы автобуслар. Шул исәптән 201 автобусны безнең "НефАЗ"да җыйдылар. Якын арада Нефтекама заводы Уфага тагын 63 автобус китерәчәк.

Алар барысы да «Башавтотранс» дәүләт ташучысы маршрутларында файдаланыла. Әмма шәхси хуҗалыклар да автопаркларын яңарта. Алар, үз чиратында, яңа 150 автобус сатып алды.

Бу хакта Башкортстан ЦУРы туры эфирында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев сөйләде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас