+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 август 2022, 15:15

“Умартачы нәселеннәнмен!”

Тәслимә Рәхимова әтисе васыятенә тугры калып, гаилә кәсебен яңа югарылыкка күтәргән.

“Умартачы нәселеннәнмен!”“Умартачы нәселеннәнмен!”
“Умартачы нәселеннәнмен!”
Аның белән узган елда Архангель районында Бал бәйрәмендә таныштым. Әтисенең васыяте буенча умартачы булып китүе турында бик кызыклы итеп сөйләгән иде ул. Шул якларга юл төшсә, һичшиксез, кереп чыгармын дип йөри идем. Менә, ниһаять, җәйнең ямьле бер көнендә Абзан якларына барып чыктык. Бу авылны бик белмәсәм дә, Тәслимә апаның йортын озак эзләргә туры килмәде. Умартачылар, гадәттә, уңган кешеләр, йорты да бик матурдыр, дип күз алдына китергән идем. Чынлап та, шулай булып чыкты. Хуҗаларның тырышлыгы йорт алдыннан ук күзгә чалына. Күркәм һәм зур йорт, башка каралтылар тезелеп киткән. Бер генә буш урынны күрмәссең, ихата төрле-төрле чәчәкләргә күмелгән.

Әтисе Гайнислам Динислам улы байтак еллар колхоз умарталыгында эшләгән. Аскын елгасы буенда урнашкан колхоз умарталыгында кечкенә бер йортта яшәгән әти-әнисе. Җиде баланың иң өлкәне Тәслимә һәм ике энесе дә шунда туып-үсәләр. Күпмедер вакыттан әтисе Абзан авылында йорт салып, шунда күченәләр. Фермага эшкә урнаша, ләкин бал кортларыннан бер дә аерылмый, гомер буе һөнәренә тугры кала. Тәслимә һәрвакыт аңа ярдәмләшеп, бу эшнең асылына төшенеп, нечкәлек­ләрен өйрәнеп үсә. Шәһәргә чыгып киткәч тә, гаилә эшенә үз өлешен кертә: кайтып ярдәмләшеп тора. Өч дистә ел Стәрлетамак шәһәрендә яши. Башта тегүче һөнәрен үзләштереп, белгечлеге буенча эшли. Аннары штукатур-маляр булып эшкә урнаша. Шунда гаилә кора, ике баласы туа. Ә инде хаклы ялга чыккач, туган авылына кайтып төпләнә. Гомере буе авылны сагынып яши ул, әтисенең васыяте дә бар бит әле. “Мин бу дөньядан китеп барсам, кортларым нишләр инде? Берүк аларны бетермәгез!” – дип бик борчыла башлый әти кеше. Менә шулай газиз кешесенең яраткан эшен дәвам итәргә була Тәслимә апа. Авылга кайтканына да быел 20 ел вакыт үтеп киткән. Балачагы узган төп нигез янында гына энеләренең ярдәме белән яңа йорт салып кергән. Күршедә генә яшәүче инвалид энесе турында да хәстәрлек күрә. Гомумән, кечкенәдән барлык эшләрне бергә башкарып, бер-берсенә ярдәмләшеп үскән балалар бүген дә гаилә йолаларына тугры кала. Менә умартачылык эшендә дә энеләре һәм балалары – ныклы ярдәмчеләре.
Тугыз ел элек авылдашы Илдар Гыйндулла улы белән гаилә корганнар. Бүген бу йорттан кеше өзел­ми, җәй көннәрендә ул үзе умарта күчен хәтерләтә: туганнар да кайтып тора, балалар, оныклар да нәнәй-картәтинең көтеп алган кунаклары. Тәслимә апаның бер улы Белоретта, икенчесе Стәрлетамакта төпләнгән, үз һөнәрләре буенча эшләп йөриләр, күркәм гаиләләр корып, балалар үстерәләр. Илдар абыйның улы һәм кызы да еш кайтып торалар.
Менә безне хуҗалар үзләренең иң яраткан урыннарына – бакчага алып чыгып киттеләр. Уңган кешенең шулай инде, барысы да тәртиптә: түтәлләр дә тип-тигез, бер чүп әсәре күрмәссең. Теплицада кыяр-помидорлар өлгергән. Беренче уңыш бик мул күренә: эре-эре сарымсак һәм суганны чыгарып, киптерергә салганнар. Ә бакчаның икенче өлешендә төрле төстәге умарталар тезелеп киткән. Тәслимә Рәхимова районда эшчәнлек алып барган “Медовик” кооперативы әгъзасы да. Берничә ел шушы оешмага кереп, бүген шуның татлы җимешләрен татыйлар: зур бал аерту корылмасы һәм башка инвентарьлар шуның ярдәмендә барлыкка килгән. Иске кәрәзләрне эретеп, балавызны цехка алып баралар да махсус корылма ярдәмендә яңаларын ясаталар. Кыскасы, кооперативка керүләренә бер дә үкенмиләр.
— Умартачы булыр өчен бал кортларын яратырга һәм җаның-тәнең белән бу эшкә тартылырга кирәк. Җәен генә түгел, кышын да кортлар турында ныклы хәстәрлек күрү зарур. Ел әйләнәсе эшләмәсәң, җәен бал алам димә, — ди Тәслимә Гайнислам кызы, баллы тормышының сере белән уртаклашып.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Архангель районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас