Республикада балаларга кагылышлы барлык проблемаларны да игътибар үзәгендә тотарга тырышалар. Бигрәк тә уку елы якынлашкан бүгенге көннәрдә. Әлеге чорда социаль челтәрләрдә дә мәктәпләр торышы, алар янына килү юллары, спорт, уен мәйданчыклары турында мөрәҗәгатьләр арта. Башкортстанга идарә итү үзәге аларның һәрберсен контрольгә алырга тырыша.
Түбәндәге мөрәҗәгать узган елның сентябрь башында ук килгән. Күмертау шәһәрендә яшәүчеләрнең берсе Интернет челтәрендә 9нчы мәктәптә спорт залының диварлары торышы турында язма бастырган. Проблеманы хәл итүгә Күмертау шәһәре хакимияте дә кушылган. Дивардагы ярыкны комиссия тикшергән. Нәтиҗәдә, акт төзелгән, аңа ярашлы, әлеге ярык артык куркыныч булмаган һәм бинага җимерелү белән янамаган. Аны уку елы ахырына кадәр – агымдагы елның 20 маена бетерергә ниятләгәннәр. Ләкин мәсьәләне хәл итү өчен алдан планлаштырылганнан күбрәк вакыт таләп ителгән. Ниһаять, август башына подрядчы оешма белгечләре бу эшне тәмамлаган.
Бер уфалы социаль челтәрләрдә Степан Разин урамында 35нче йорт янындагы колонканы ремонтлауны сораган. “Башкортстан ЦУРы бу мөрәҗәгатьне 8 августта теркәде. Без Ленин районы хакимияте белән элемтәгә кердек. Хезмәттәшләр бу мәсьәләне эшкә алды. “Уфаводоканал” хезмәткәрләре икенче көнне үк су колонкасын алыштырды. Бу — төзекләндерү темасы буенча хәл ителгән инцидентның тагын бер мисалы”, — дип язалар ЦУРдан.
Ачык булган, тиешенчә ябылмаган люклар халык, бигрәк тә балалар өчен зур хәвеф тудыра. Мондый хәлләр турында әледән-әле ишетеп торабыз. Бөтен өмет — битараф булмаган һәм ачык коены күрү белән тиешле хезмәтләргә хәбәр иткән кешеләрдә. Соңгы елларда исә бу хакта мөрәҗәгатьләрне ЦУР системалары да еш терки. Менә Нефтекамада яшәүче ханым Совет урамындагы 93нче йорт янында коеның ачык булуы турында язган. Бер көннән соң Нефтекама су каналы хезмәткәрләре люкны ремонтлап, аны япканнар. Бу хәлгә юл куючылар да тиешле җәзаны алгандыр дигән ышанычтабыз.
Куркыныч туганда газны сүндерергә кирәк. Бу — бәхәссез. Уфаның Дим районында Мусоргский, Дагстан, Левитан, Үзәк, Новороссийск һәм Магистраль урамнарындагы берничә күпфатирлы йортта гомумйорт милкен тикшергәндә төтен чыгу урыннарында һәм вентиляциядә җитешсезлекләр ачыкланган. “Газпром газ бүлү Уфа” җәмгыяте белгечләре 12 августта ук бу йортларга газ бирүне туктатырга карар кылган. Җитешсезлекне бетерүгә төтен юлларына һәм вентканалларга хезмәт күрсәтүгә махсуслашкан оешма, йортларның идарәче компаниясе вәкилләре белән берлектә, шимбә көнне иртән керешкән. Газ бирү эшләр тәмамлангач тергезелгән. Беренче чиратта газ плитәләрен тоташтырганнар. Су җылыткычлар барлык чаралар тәмамланганнан соң гына эшкә кушылган.
Шунысы мөһим: йортта яшәүчеләр вентиляцияне, газ плитәләрен һәм су җылыткычларны тикшерү һәм тоташтыру өчен белгечләрне фатирларына тоткарлыксыз кертергә тиеш. Халыкка барысы турында да вакытында хәбәр итү зарур. Исегезгә төшерәбез: вентканал һәм төтен чыга торган юлның төзеклеге —халыкның иминлеге гарантияләренең берсе, ә аларга үз вакытында техник хезмәт күрсәтү Русия Хөкүмәтенең 410 санлы карары белән беркетелгән.
Яңавылда яшәүче бер хатын социаль челтәрләрдә Ленин һәм Совет урамнары киселешендә юл тамгасы салуны сораган. Башкортстанга идарә итү үзәге мөрәҗәгатьне Яңавыл районы хакимиятендәге коллегаларына тапшырган. Баксаң, “Танып” подрядчы оешмасы юлларны асфальтлау контракты кысаларында ремонт эшләрен алып барган икән, ул тәмамлангач, юл тамгасы салырга планлаштырганнар. Нәтиҗә, 10 августта әлеге үтенеч канәгатьләндерелгән.
Тагын бер мисал. Уфада яшәүче бер ханым Октябрь проспекты буенча 49/1нче йорт ихатасында чокырларны ямап бетермәүләренә зарланган. ЦУР Совет районы хакимиятендәге коллегалары белән элемтәгә кергән. 10 августта 93нче торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре юл ремонтын төгәлләгән, шулай ук иске киртәләрне сүткән.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.