+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Августа 2022, 04:23

Табиб 1 миллионга якын ришвәт сораган

Нульләр санын бутаганмы әллә?

Табиб 1 миллионга якын ришвәт сораганТабиб 1 миллионга якын ришвәт сораган
Табиб 1 миллионга якын ришвәт сораган

Уфадагы Ленин районара тикшерү бүлеге «Башкортстан буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының медик-санитар часте» учрежениесендә хезмәт итүче 40 яшьлек өлкән табиб-хирургына «Зур күләмдә ришвәтчелектәге арадашчылык» мәддәсе буенча җинаять кылуда гаеп белдергән.

Төбәк тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, гаепләнүче хәрби-табиб комиссиясен узучы полиция хезмәткәреннән, сәламәтлек проблемалары белән бәйле рәвештә, бер миллион сумга якын ришвәт таләп иткән. Акчаны ул, янәсе, хәрби-табиб комиссиясенең уңай карарын алуда ярдәм иткән өчен, медицина учреждениесенең вазыйфалы затларына тапшырып, алар, хезмәт вакытында сәламәтлегенә зыян килү сәбәпле, полиция хезмәткәренә өч миллион сумга якын акча алырга ярдәм итәргә тиеш булган.

Полицейский, таләпләрнең законсызлыгын аңлап, ФСБ органнарына мөрәҗәгать итә. Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләренең оператив-эзләнү чаралары барышында гаепле кеше акча тапшырганда тоткарлана.

«Республика оперативниклары Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының медик-санитар часте хезмәткәре тарафыннан хокукка каршы эш фактын ачыклаган. Башлангыч мәгълүмат буенча, әлеге хезмәткәр, компенсация түләүләрен алуда ярдәм иткән өчен, пациенттан 900 мең сумнан артык законсыз акчалата бүләк алырга тырышуы ачыкланган. Башкортстан буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Р. В. Деев тарафыннан бу факт буенча хезмәт тикшерүе уткәрү билгеләнде. Күрсәтелгән затның гаебе расланганда, ул законда билгеләнгән тәртиптә җәза алачак", - дип шәрехләделәр Башкорстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныган. Хәзер кулга алынучылар белән кылынган җинаятьнең барлык хәл-шартларын, шулай ук аны кылуга катнашы булган башка затларны билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү эшләре алып барыла. Гаепләнүчегә иреген чикләү чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас