+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Августа 2022, 05:41

"Үзбәкстан искиткеч матур..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә Үзбәкстан матурлыгына багышланган пост бастырган.

"Үзбәкстан искиткеч матур...""Үзбәкстан искиткеч матур..."
"Үзбәкстан искиткеч матур..."
"Үзбәкстан искиткеч матур. Бу фотоларда Ташкент тормышын, Сәмәрканд, Бохара һәм Хива, Фирганә үзәнен, аерым алганда, Наманганның матурлыгы белән танышырга мөмкин.

Мәсәлән, Наманган өлкәсендә генә дә 27 тарихи объект һәм изге урын бар. Мәдрәсә, мәчетләр, мавзолейлар…

Бу чәчәк ата торган матур урын, бигрәк тә язын һәм көзен. Ул вакытта биредә җиләк-җимешләр бик күп була. Башкортстаннан килгән туристларның да аны үзләре өчен ачуларын теләр идем.

Әле Үзбәкстанга Уфадан ике рейс бар: якшәмбе көнне самолетлар - Ташкентка, чәршәмбе көнне Наманганга оча. Әгәр кирәк булса, өстәмә рейслар ачабыз.

Мин үзем бу илнең матурлыгыннан бик зур тәэсир калдым", - дип язган республика җитәкчесе.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас