+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 август 2022, 06:35

Бүздәктә "Бәлеш-фест" фестивале гөрли!

Бүген Бүздәк авылының спорт һәм ял паркында «Бәлешфест-2022» милли кухня фестивале уза.

Бүздәктә "Бәлеш-фест" фестивале гөрли!Бүздәктә "Бәлеш-фест" фестивале гөрли!
Бүздәктә "Бәлеш-фест" фестивале гөрли!
Милли аш-су, хатын-кыз бәхете территориясе, спорт, күңел ачу чаралары тәкъдим ителгән мәйданчыклар инде үз эшләрен башлап җибәрде.

Кунаклар арасында Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев, Русия Дәүләт думасы депутаты, "Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте" төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Римма Үтәшева, мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина һәм башка бик күпләр бар, алар составындагы жюри татар, башкорт, урыс, чуваш, мари, мордва, удмурт ашларына бәя бирәчәк.

Бәйрәмнең төп символы - бәлеш, аш-су осталары аны әзерләү сәнгатендә көч сынашачак, ә жюри иң яхшы осталарны билгеләячәк. Шулай ук бәлеш әзерләү буенча мастер-класс, арт-объектны ачу, татар һәм башкорт эстрадасының танылган артистлары катнашлыгында концерт программасы да көтелә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас