+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 август 2022, 09:50

Мәскәү Башкортстан тарихы белән таныша

Мәскәүдә «Зарядье» паркы территориясендә Урыс география җәмгыяте фестивале дәвам итә.

Мәскәү Башкортстан тарихы белән танышаМәскәү Башкортстан тарихы белән таныша
Мәскәү Башкортстан тарихы белән таныша
Исегезгә төшерәбез, күләмле проектта Башкортстан делегациясе дә катнаша, ул башкала халкын һәм кунакларын башкорт мәдәниятенең, әдәбиятының, тарихының һәм фольклорының бай мирасы белән таныштыра.

Мәйданчыкта борынгы технология буенча эшләнгән чын башкорт тирмәсе урнашкан. Тирмәнең эчке бизәкләре, ишегаллары – келәмнәр, сандыклар, мендәрләр, урындыклар Башкортстанның төрле почмакларыннан җыелган.

Программа кысаларында фестиваль кунаклары өчен төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар үткәрелә. Юлай Галиуллин, Рәис Низаметдинов, Гөлгенә Баймурзина чарага килүчеләрне традицион җәядән ату белән таныштыралар. Алар кунакларга тарихи экскурсия үткәрә. "Без кунакларны Башкортстан мәдәнияте һәм тарихы белән таныштырабыз, Сабантуй уеннары уздырабыз, этнография турында сөйлибез, һәр кунакның тирмә, арба фонында истәлекле фото ясау, экспонатларны куллары белән тотып карау һәм Башкортстан турында кызыклы фактлар белү мөмкинлеге бар", - ди Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлгенә Баймурзина.

Башкортстанның музыкаль хәзинәсен Рәис Низаметдинов, Зәлия Гыйниятуллина, Рузан Гыйниятуллин тәкъдим итәләр.

Моннан тыш, Гөлгенә Рәхимова, Салават Йолдызбаев, Илгиз Таһиров һәм Фатыйма Хәйретдинова үткәрә торган уеннар да оештырылган. Алар кунакларны башкорт биюләрен башкарырга өйрәтә.

Теләүчеләр халык-гамәли сәнгать буенча мастер-классларда катнаша ала. Укуларны Әлфия Әхтәриева (чигү), Идел Хәкимов (күкрәкчә ясау), Алия Минһаҗева (коры техника буенча киез келәм), Айнур Гаффаров (күн белән эшләү) алып бара.

Исегезгә төшерәбез, Урыс география җәмгыятенең V фестивале Русиядә 18 августта билгеләп үтелә торган Географлар көненә һәм әлеге җәмгыятьнең 177 еллыгына багышланган. Бәйрәм 10 көн дәвам итәчәк, аларның һәркайсы алдагысына охшамаган, яңа ачышлар һәм якты тәэсссиротлар белән сөендерәчәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас