Төп сәхнәдә Русия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган концерт башланды.
Чараның хедлайнерлары -"Йәшлек-шоу" Бөтенрусия яшьләр фестивале финалисты Алисә Жумагалиева һәм "Голос" шоуында катнашучы, "Яңа йолдыз" финалисты Илдар Абдуллин.
Чараны оештыручыларның берсе - Туймазы районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзин Әпсәләмов сүзләренә караганда, концерт программасы кызыклы һәм мавыктыргыч булыр дип көтелә. Концертта Туймазы районының иң яхшы иҗат коллективлары һәм солистлары катнаша. Шулай ук Русия Эчке эшләр министрлыгының Туймазы шәһәре һәм районы буенча бүлеге хоры да чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, паркта сәүдә рәтләре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмәсе дә оештырылган.
Туймазылылар һәм район кунаклары бәйрәмгә бик күп килгән.
Һәркемнең кәефе шәп!
Күңелле ял сезгә!