+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 август 2022, 06:23

“Екатерина күпере”н кем төзегән?

Тоз күленә ялга баручылар Ырынбур - Соль-Илецк трассасында сул яктагы борынгы таш күпергә игътибар итми калмый. Кайчан һәм кем төзегән бу корылманы?

“Екатерина күпере”н кем төзегән?“Екатерина күпере”н кем төзегән?
“Екатерина күпере”н кем төзегән?


“Анечкин күпере” (аны “Екатерина күпере” дип тә атыйлар) тарих һәм архитектура һәйкәле булып тора, дәүләт тарафыннан саклана. Күпер XVIII гасырда төзелә. Бу күпердән, риваятьләр буенча, императорица Екатерина II үзе узган, имеш. Әмма сакланып калган тарихи документлардан күренүенчә, күпер төзү 1820-25 елларда, императрица Екатеринаның вафатыннан 20 елдан артык вакыт узгач барган. “Анечкин күпере” Ырынбурга кадәр тоз рудникларыннан юл салганда төзелгән. Төзелеш материалы Маячный карьерыннан алынган.

“Анечкин күпере” Ырынбур - Соль-Илецк трассасының 26нчы километрында урнашкан. Юл читендә, күпердән ерак түгел “Екатерина” кафесы төзелгән. Парковка бар, анда машинаңны калдырырга һәм күпергә барырга мөмкин. XX гасырның 90нчы елларында “Русский бунт” фильмын төшергәндә “Анечкин күпере” тулысынча тергезелгән. Шушы ук урында “Трио” фильмы эпизодларын, “Дальнобойщики” сериалы өчен берничә кадр төшергәннәр, дип яза төбәкне өйрәнүчеләр.

Тарихка күз салсак, Екатерина II идарә иткән елларда Русиядә юллар төзелеше башлана. 1775 елгы административ-территориаль реформа нигезендә Русия империясе 50 губернага бүленә, дәүләт казнасыннан аларның территорияләрен үзләштерү һәм төзекләндерү өчен акча бүленә. Шул ук елларда Василий Татищев җитәкчелегендәге Ырынбур экспедициясе безнең төбәкнең табигый байлыкларын, географик үзенчәлекләрен тикшерә. Картографик төшерү нигезендә беренче тапкыр почта элемтәсе схемасы эшләнә. Ул вакытта почта элемтәсенең бердәнбер чарасы атлы транспорт булганлыктан, аларның имин һәм тиз хәрәкәт итүе өчен юллар һәм күперләр төзи башлыйлар. Халыкта аларны “Екатерина күперләре” дип атыйлар. Башкортстанның Бишбүләк районы территориясендә мондый корылмалар Ырынбур трактында урнашкан берничә торак пункт янында барлыкка килгән. Борынгы бер күпер бүгенге көнгә кадәр Сидәкбаш авылы янында гына сакланып калган.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас