+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 август 2022, 05:40

Җир алырга теләүчеләр булса...

Башкортстан Республикасында елның беренче яртысында 804 җир участогы чикләнмәгән дәүләт милкенә арендага алу хокукына аукционнар үткәрү юлы белән сатылды.

– Арендага бирелгән җир участокларыннан 731 объект - муниципаль районнарда, 73 участок шәһәр округларында сатуга куелган иде. Иң күп җир кишәрлеге Ишембай районында сатылды, – дип хәбәр итте Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Гыйззәтуллин. - Шулай итеп, безнең ведомство аукционнар ярдәмендә үз бизнеслары ихтыяҗлары өчен җир алырга теләүче эшкуарларга территорияләрне арендалау хокукын бирә.

Шушы елның беренче яртысында арендага бирелгән җирләрнең мәйданы 22 мең гектардан артык тәшкил итә. Аренда хакының еллык күләме - 110 миллион сумнан артык.

Җир алырга теләүчеләр булса...
Җир алырга теләүчеләр булса...
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас