+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август 2022, 18:50

1 сентябрьдән ЖКХ өчен түләү тәртибе үзгәрә

Йортта яшәүчеләр милекчеләрнең гомум җыелышында коммуналь ресурслар өчен исәпләүнең яңа ысулын сайлый ала.

1 сентябрьдән ЖКХ өчен түләү тәртибе үзгәрә
1 сентябрьдән ЖКХ өчен түләү тәртибе үзгәрә

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен милекчеләрнең гомум җыелышында гына гомумйорт милкенә хезмәт күрсәтү һәм файдалануга бара торган коммуналь ресурслар өчен түләү ысулын сайлау мөмкинлеге бар. Бу очракта сүз агымдагы елның 1 сентябреннән булачак үзгәрешләр турында бара.

Русия Хөкүмәтенең 2022 елның 3 февралендәге 92 санлы карары нигезендә, 1 сентябрьдән күпфатирлы йортта гомум милекне карап-тоту өчен кулланыла торган коммуналь ресурслар өчен түләүне исәпләү тәртибе үзгәрәчәк. Күпфатирлы йортның барлык милекчеләренә караган гомум милеккә хезмәт күрсәтү өчен коммуналь ресурслар төшенчәсенә нәрсә керә? Болар - домофоннар, лифтлар куллана торган электр энергиясе, йортның гомум кулланылыштагы урыннарын яктырту (баскыч мәйданчыклары, подваллар, чарлаклар); баскыч мәйданчыкларын һәм чүп-чар үткәргечләрне юдыруга, газон һәм палисадникларга су сибүгә, җылыту сезонына әзерлек вакытында системаларны опрессовкалауга, йортта батареялар ремонтлана торган стоякта су агызуга киткән су чыгымнары.

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча күрсәтелгән ресурслар өчен түләү күләме норматив белән чикләнгән. Халык та аның чикләрендә генә түли. Йорт артыгын куллана икән, идарәче оешма түли. Үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, халык коммуналь ресурсларны йортның гомум милкен карап-тоту өчен тулы күләмдә түләячәк. Шул ук вакытта түбәндәге ресурслар исәпкә алына: салкын һәм кайнар су, су бүлү һәм электр энергиясе.

Әгәр күпфатирлы йорт коммуналь ресурсны исәпкә алуның гомумйорт приборлары белән җиһазландырылмаган булса, гомум милекне карап-тоту өчен коммуналь ресурслар өчен түләүне исәпләү Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган куллану нормативыннан чыгып башкарыла. Мондый йортлар өчен 1 сентябрьдән үзгәрешләр булмаячак. Әгәр күпфатирлы йорт коммуналь ресурсны исәпкә алу буенча гомумйорт приборлары белән җиһазланган булса, исәпләүнең мөмкин булган өч варианты бар.

Беренче варианты: әгәр милекчеләр гомум җыелышта исәпләү ысулы турында карар кабул итмәсә, гомумйорт милкен карап-тотуга коммуналь ресурслар өчен түләү куллану нормативыннан чыгып исәпләнәчәк. Елның беренче кварталында, исәп-хисап чорыннан соң, гомумйорт приборы буенча билгеләнә торган факттагы кулланудан чыгып, яңадан исәп-хисап ясалачак.

Икенче варианты: гомум җыелышта милекчеләр уртача айлык куллану буенча түләү ысулы турында карар кабул итә, шулай ук елның беренче кварталында, исәп-хисап чорыннан соң, гомумйорт исәпкә алу приборы буенча билгеләнә торган факттагы кулланудан чыгып, яңадан исәпләү булачак.

Исәпләүнең өченче варианты: милекчеләр гомум җыелышта бер айга факттагы кулланудан чыгып түләргә дигән карар кабул итә. Бу очракта яңадан исәпләү таләп ителми, исәп-хисап куллану факты буенча башкарылачак.

Гомумйорт милкен карап-тотуга киткән коммуналь ресурслар күләмен киметү өчен яшәүчеләр бүген үк нәрсә эшли ала?

- Йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компания белән очрашуны оештырырга һәм йортыгызның гомумйорт кирәк-яракларына, әйтик, узган 12 айда күпме ресурслар сарыф ителүен ачыкларга кирәк. Ул чакта бер айга кулланылган ресурсның күләме һәм финанс йөкләмәсе суммасы турында аңлау барлыкка киләчәк. Моны анализлап, халык түләү ысулын сайлау турында карар кабул итә алачак, – ди торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова.

Тагын түбәндәгеләр мөһим: йортта энергияне сакчыл тотыну чараларын үткәрү, электр һәм су белән тәэмин итү челтәрләренә санкцияләнмәгән тоташтыруга каршы тору, шәхси исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен үз вакытында тапшыру, югалтуларны киметү өчен (су агу, үткәргечнең тиешенчә эшләмәве, торбаларда изоляция һ.б.) агымдагы һәм капиталь ремонтларны вакытында үткәрү.

Гомумйорт җыелышын үткәрү протоколы формасы белән сылтама буенча күчеп танышырга мөмкин: https://house.bashkortostan.ru/presscenter/news/472932/

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: