+11 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
24 август 2022, 21:00

Чишмәдә Тура хан һәм Хөсәен бәк мавзолее янында агачлар утыртылачак

Башкортстан “Урманны саклыйк” Бөтенрусия акциясенә кушыла, аның максаты - илдә 80 миллион төп агач утырту.

Чишмәдә Тура хан һәм Хөсәен бәк мавзолее янында агачлар утыртылачак
Чишмәдә Тура хан һәм Хөсәен бәк мавзолее янында агачлар утыртылачак

“Урманны саклыйк” акциясе безнең илдә инде дүртенче ел рәттән уза. Аны Русия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, “Милли приоритетлар”, “Хәтер бакчасы” коммерцияле булмаган автоном оешмалары, Русиякүләм табигатьне саклау җәмгыяте һәм Гомумрусия халык фронты хуплады.

Башкортстан - акциядә актив катнашучы. Үткән елның көзендә 550 гектар мәйданда 2 миллион үсенте утыртылды. Ул вакытта акциядә 80 меңнән артык кеше катнашты. “Рослесхоз" мәгълүматы буенча, Башкортстан катнашучылар саны буенча 1нче урынны алды.

Төгәлрәк монда: https://forest.bashkortostan.ru/presscenter/news/415924/

Быел Башкортстанда “Урманны саклыйк” акциясе 12 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр узачак. Республика урманчылары агач утырту өчен участоклар әзерлиләр инде. Быел 24 сентябрьдә Чишмә районы территориясендә Тура хан һәм Хөсәен бәк мавзолее янында акциянең төп чарасы узачак.

“Урманны саклыйк” акциясе турындагы бөтен мәгълүмат Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында булачак: https://forest.bashkortostan.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: