+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Августа 2022, 06:54

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?
Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?

Җәй ахырында да республикада эссе һава торышы сакланачак. Синоптиклар сүзләренә караганда, бүген, 25 августта, Башкортстанда көндез һава + 27,+32 градуска кадәр җылыначак. Җил талгын булачак, явым-төшем көтелми.

26 һәм 27 августта һава торышы үзгәрмәячәк. Талгын җил, явым-төшемсез, һава температурасы төнлә +13,+18, көндез +27,+32 градус булуы көтелә.

Синоптиклар белдерүенчә, шундый ук һава торышы киләсе атнада да булырга мөмкин.

Фото: ufa.aif.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас