

Уфаның Сипайлово бистәсендә яшәүче кечкенә кыз тәрәзәдән килеп төшкән һәм исән калган.
Бу хәл кичә булган. 15:30 сәгать тирәсендә Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә баланың бик зур биеклектән егылуы турында хәбәр килә: 1,9 яшьлек кыз 7нче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бала тәрәзәләргә куелган москит челтәренә таянган. Билгеле, ул кызның авырлыгын күтәрә алмаган. Бала нәнәсе белән генә калган булган.
Урынга килгән табиблар аны тиз арада дәваханәгә алып киткән.
Мондый хәл булу өчен берничә секунд та җитә. Ә нәтиҗәсе мәңге төзәлмәс күңел ярасына әверелергә мөмкин. Балаларга игътибар кимемәсен иде!
Фото: 35media.ru