+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 август 2022, 16:00

Барысы да җиңү өчен!

Башкортстанда Халык фронтының «Барысы да җиңү өчен» проекты кысаларында Луганск һәм Донецк халык республикаларын яклаучылар өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Барысы да җиңү өчен!Барысы да җиңү өчен!
Барысы да җиңү өчен!
Шушы көннәрдә Донбасска бронежилетлар, рацияләр, армия амунициясе, азык-төлек, гигиена чаралары һәм мәктәп укучылары өчен канцелярия товарлары китте.

Запастагы офицерлар Борис Евстафьев һәм Марат Вәлиев сугышчыларга ни кирәклеген яхшы белә. Алар хәрби бүлекчәләргә радиостанция, компас, бинокль һәм башка бик күп кирәкле әйберләр тапшырды.

- Ил өчен шундый катлаулы чорда барысына да бергә булырга кирәк. Җиңү өчен берләшергә кирәк. Безнең тәҗрибәне истә тотып, ирекле ярдәмчеләр белән барырга теләдек, ләкин безнең яшь зур булу сәбәпле, алмадылар. Шул чакта без Халык фронты проекты ярдәмендә җиңүгә үз өлешебезне кертергә булдык, - дип сөйләде алар.

Бронежилет, профессиональ армия бинокле, плащ-палатка, махсус комбинезон, боекомплект өчен жилет Донбасс сакчыларына профессор, медицина фәннәре докторы Эдуард Исхаковтан ярдәм буларак җибәрелде.

- Кадерле Донбасс гаскәрләре, болар барысы да сезгә фашистларны җиңәргә ярдәм итсен. Минем бабам бөтен сугышны үтте, политрук булды, беренчеләрдән булып Белоруссияне азат итте. Барыбыз өчен дә шундый кирәкле эш башкарганыгыз өчен рәхмәт, - диде Эдуард Роберт улы.

Федераль ведомстволарның территориаль идарәләре проектка актив кушыла. Уртак эшкә "Башкортостанстат" һәм Федераль монополия каршы хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе вәкилләре дә үз өлешен кертте.

- Төбәк буенча федераль статистика хезмәте «Барысы да җиңү өчен» проектына ярдәм итмичә кала алмады. Без Донбасс укучылары өчен канцелярия кирәк-яраклары җыйдык. Балалар яхшы укысыннар һәм сәламәт булсыннар, - дип теләде ведомствоның профком рәисе Алла Драгун.

Башкортстанда Донбасс сугышчыларына ярдәм җыю Халык фронтының региональ башкарма комитеты мәйданында алып барыла: Уфа шәһәре, Киров ур., 1, 138нче офис, телефон: 8 (347) 273-55-44. Проект турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта табарга мөмкин: pobeda.onf.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас