+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Августа 2022, 15:00

Кышка әзерлек барышы ничек?

Башкортстанда көзге-кышкы чорга әзерлек график буенча бара. Бу хакта «Башинформ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Алан Марзаев хәбәр итте.

Кышка әзерлек барышы ничек?Кышка әзерлек барышы ничек?
Кышка әзерлек барышы ничек?
Ул билгеләп үткәнчә, шәхси җылылык пунктлары булган күпфатирлы йортлар буенча сораулар әле кала. Казанлыклар буенча сораулар юк. Хәзер аларда кышын гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен штаттан тыш хәлләрне анализлау бара.

- Без хәзер торак-коммуналь хуҗалык системасында еллар буе тупланган проблемаларны хәл итәбез. Без бу мәсьәләләрне эшләп бетерәчәкбез, - дип ассызыклады Алан Марзаев.

Республикада коммуналь техника автопаркы актив яңартыла. Үткән елда 1,5 миллиард сумлык машиналар сатып алынган. Башкортстан башкаласына 82 берәмлек техника тапшырылды.

Алан Марзаев хәбәр иткәнчә, автопаркны тулысынча яңарту өчен тагын 1,5 миллиард сум кирәк. Бер үк вакытта мондый күләмдә акча бүлеп бирү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә лизингка транспорт алу мәсьәләсе карала.

Идарәче компанияләр һәм коммуналь хуҗалыклар штаты машина йөртүчеләр белән тулысынча комплектланган.

Шулай ук, чара барышында игълан ителүенчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең бурычы күпфатирлы йортларның калган кешеләре арасында бүленәчәк. Димәк, аерым кешеләр тиешле түләүләрне вакытында түләмәгән очракта, аларның бурычлар суммасы башка кешеләр җилкәсенә тигез төшәчәк.

Шул ук вакытта яңалыклар гомумйорт исәпкә алу приборлары булган коммуналь ресурсларга кагыла.

Фото: Башинформ агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас