+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 август 2022, 15:45

"Табиб Мәскәүдә дә, Ишембайда да бер төрле хезмәт хакы алырга тиеш!"

Бүген Уфада Русия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет рәисе Валерий Фадеев Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзалары һәм республиканың Иҗтимагый палатасы активы белән очрашты.

"Табиб Мәскәүдә дә, Ишембайда да бер төрле хезмәт хакы алырга тиеш!""Табиб Мәскәүдә дә, Ишембайда да бер төрле хезмәт хакы алырга тиеш!"
"Табиб Мәскәүдә дә, Ишембайда да бер төрле хезмәт хакы алырга тиеш!"

Республиканың Иҗтимагый палатасы Аппараты җитәкчесе, танылган җәмәгать эшлеклесе һәм публицист Шамил Вәлиев билгеләп үткәнчә, республикада соңгы елларда төрле грант программаларында уңышлы катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар актив эшли.

«Бу вакыт эчендә бик күп яхшы эшләр башкарылды, гражданлык җәмгыяте пандемия вакытында үзенең өлгергәнлеген күрсәтте, өлкәннәргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтте. Хәзер безнең ил әлеге берләшү һәм ышаныч тагын да ныграк таләп ителгән шартларда тора", - дип билгеләп үтте Шамил Вәлиев.

Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы рәисе Зөлфия Гайсина үзенең коллегасының фикерен хуплады. "Безгә барыбызга да, Көнбатыш илләре санкция басымына карамастан, илдә тотрыклылык һәм алга үсеш булсын өчен, бүген үзебезнең төп уңай кешелек сыйфатларын күрсәтү мөһим", - диде ул.

Валерий Фадеев фикеренчә, Русия һәрвакыт катлаулы заманнар кичергән. «Гражданлык җәмгыяте ул гел үзгәреп тора, төрле вакытта төрле карашлар өстенлек итә, әмма барлык өлкәләрдә дә кеше хокукларын саклау зарурилыгы үзгәрешсез кала. Без барыбыз да аңлыйбыз: Русиягә каршы Көнбатышның көчле илләре сугыша, алар Украинага корал китерә, моңарчы күрелмәгән икътисади санкцияләр кертә. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Русия Көнбатыш мәгълүмат чаралары сөйләгәнчә изоляциядә түгел. Безгә каршы санкцияләр керткән илләрдә якынча бер миллиард кеше яши. Тик санкцияләрне хупламаган илләрдә планетабызның 7 миллиард халкы безнең гамәлләрне ачыктан-ачык яисә яшерен рәвештә хуплый. Менә реаль хәл. Русия аларга киләчәк дөньяга үз карашын, үсеш идеологиясен тәкъдим итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте "СПЧ" башлыгы.

Очрашу вакытында медицина өлкәсендә кадрлар проблемасы фикер алышу темаларының берсе булды. Валерий Фадеев фикеренчә, Русиядә табибларның хезмәт хакы илдә бер үк төрле булырга тиеш, һәм медицина хезмәткәрләре өчен тариф челтәре аларның авыл биләмәләреннән эре шәһәрләргә, шәһәрләрдән зур мегаполисларга китүен киметергә мөмкин. Шул ук вакытта иң сәләтле белгечләр китә.

"Табиб Мәскәүдә, Уфада яки Ишембайда бер үк төрле хезмәт хакы алырга тиеш дип саныйм. Төбәкләрдә медикларның социаль мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәк, шул исәптән аларга түләүсез торак бирүне дә. Кыю адымнар кирәк. "СПЧ" әлеге проблеманы хәл итүгә кушылырга әзер, моның өчен сезнең тәкъдимнәр дә кирәк", - диде Валерий Фадеев. Шамил Вәлиев, "СПЧ" башлыгының зур мегаполисларда кечкенә фатирлы 20-30 катлы йортлар салудан туктарга вакыт дигән фикере күңелгә кереп калды, дип белдерде.

"Кызганычка каршы, базар шулай корылган ки, төзүчеләргә ялгызлар өчен төн куну урыны кебек һәм балалар тууга бик нык булышлык итмәгән аз габаритлы торак төзү файдалы. Төзүчеләрне ничек тә булса яхшы торак төзергә мәҗбүр итеп буламы, һәм бу базарны җайга салырга мөмкинме? " - дип сорау бирде кунакка Шамил Вәлиев.

Валерий Фадеев фикеренчә, бу - бик зур проблема, әлегә ул аны ничек хәл итәргә белми. «Бу - социаль һәм демографик сәясәт, гаиләләрнең дөнья көтү һәм балалар тудыру өчен яхшы шартлары булырга тиеш. Шәһәр төзелеше һәм торак сәясәте демография белән бәйле булырга тиеш. Кечкенә фатирларда балалар була алмый, алар анда сыймаячак», - диде Русия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет башлыгы.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас