+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 август 2022, 10:55

Тутык каплаган гаражның урыны - чүплектә

Бу хакта Башкортстан белән идарә итү үзәге хәбәр итә.

Тутык каплаган гаражның урыны - чүплектәТутык каплаган гаражның урыны - чүплектә
Тутык каплаган гаражның урыны - чүплектә

Уфадагы Авыл урамы, 8/2 санлы йорт янында озак еллар инде тутык каплаган гараж тора иде. 5 ел элек аның хуҗасына конструкцияне сүтәргә күрсәтмә бирелгән, тик гараж һаман күчерелмәгән. Халык бу хакта Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимиятенә язган. Мөрәҗәгатьне эшкә алганнар.

Башкаланың Калинин районы ерактагы территорияләр белән эшләү бүлеге хуҗаны эзли. Башкортстан ЦУРы Калинин районы хакимияте белән бергә бу хәлне контрольдә тота. Нәтиҗәдә, милекчене табалар, гаражны сүтәләр.

Хәзер гараж урынында газон яисә парковка булачагын хәл итәсе калды. Моны милекчеләр хәл итә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас