

Автоколоннага сигез фура кергән, алар гомум авырлыгы 70 тоннага якын булган йөк төягән. Аның күпчелек өлеше Русия Герое М. М. Шәйморатов исемендәге 22нче Петровское мәктәбенең капиталь ремонтын тәмамлау өчен билгеләнгән, болар - мәктәп җиһазлары һәм төзелеш материаллары. Йөктә, шулай ук, Красный Лучның «Известия» күппрофильле шәһәр дәваханәсе өчен медицина препаратлары бар.
Исегезгә төшерәбез, Донбасска һәм азат ителгән территорияләргә гуманитар ярдәм безнең төбәктә яшәүчеләр һәм «Бердәм Русия» партиясе тарафыннан Башкортстан Башлыгы, партиянең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров кушуы буенча күрсәтелә.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте