+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Августа 2022, 14:10

Иртәгә Русия Героеның туган көнен билгеләячәкбез

Бүген В. И. Альбанов исемендәге Полярниклар музеенда «Шәйморатовчылар» республика акциясе кысаларында чара үткәрде.

Иртәгә Русия Героеның туган көнен билгеләячәкбезИртәгә Русия Героеның туган көнен билгеләячәкбез
Иртәгә Русия Героеның туган көнен билгеләячәкбез

Чара легендар генерал Миңнегали Шәйморатовка һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары багышланды.

Музей кинозалында лекция узды һәм Русия Герое тормышы турында видеосюжетлар күрсәтелде. 14 яшендә ул Уфа пароходчылыгының «Урал» пароходына матрос булып урнаша һәм анда 2 сезон эшли.

27 августта республикада Миңнегали Шәйморатовның туган көне билгеләп үтеләчәк. Анда берничә истәлекле чара үткәрү планлаштырылган. Алар безнең сайтта яктыртылып барачак.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас