Өч тапкыр күбрәк
Башкортстан юлларында камералар саны геометрик прогресста арта. 2019 елда гына алар нибары 540 иде, 2020 елда 1015 булды, ә бүген инде 2000гә якын. Беренче яртыеллыкта алар теркәгән кагыйдә бозу очраклары буенча 1,8 миллион карар чыгарылган, бу, узган елдагыга караганда, 25 процентка күбрәк.
Камераларны, ЮХХДИ белән килештереп, аварияләр аеруча күп булган участокларда урнаштыралар. Элек акча, нигездә, зур шәһәрләргә, район үзәкләренә генә җитә иде, ә соңгы елларда республиканың күпчелек муниципалитетларында да камералар саны уртача ике тапкыр артты.
Соңгы мисалларның берсе — Уфа — Бөре — Яңавыл юлы. Аны еш кына “үлем юлы” дип тә атадылар һәм ул республикада, чыннан да, иң куркынычы саналды: ел башыннан гына да анда 15 кеше һәлак булган. Тикшерү һәм анализ күрсәтүенчә, бу трассадагы юл-транспорт һәлакәтләренең күбесенә тизлек режимын арттыру һәм каршы як полосага чыгу сәбәпче.
Хәзер бу юлда колачлы эшләр җәелдерелде: монда тизлекне чикләүче юл билгеләре куела, узып китү тыелган урыннарда каршы як полосага чыгуны теркәүче өстәмә камералар урнаштырыла. Якын арада биредә, шулай ук, җәяүлеләр кичүләрен, тавыш полосаларын җиһазландырырга һәм яктырткычлар урнаштырырга тиешләр.
Өч атна эчендә камералар каршы як полосага чыккан өчен – 91, тизлекне арттырган өчен 851 штраф “язганнар”. Кеше гомерләрен саклап калуда аларның нәтиҗәлелеге турында без, һичшиксез, статистика яңартылгач, берничә айдан соң янә сөйләячәкбез әле.
Алар елдан-ел акыллылана
Кайчандыр алар тизлекне генә терки иде, аннары номерны мөстәкыйль билгели һәм машина йөртүчеләргә штраф турында белдерү кәгазе һәм истәлеккә фотокарточка җибәрә башладылар. Агымдагы елның 10 августына камералар көйләнеп бетеп, хәзер алар машина йөртүченең яисә пассажирның каеш эләктерми йөрүен (1000 сум штраф), яки телефон аша сөйләшүен дә билгели (1500 сум). Бездәге мәгълүмат буенча, Уфадагы камераларның 90 проценты шундый функция белән коралландырылган, әмма аларның саны һәм мөмкинлекләре даими рәвештә артачак.
Һәм бу мөмкинлекләрнең чиге түгел әле. Заманча камералар бердәм челтәргә берләштерелгән, нейрочелтәрләргә тоташтырылган һәм, мәсәлән, транспорт чарасының дәүләт номерын, маркасын, моделен, төрен һәм төсен таный белә. Әйтик, билгеле бер вакыт аралыгында күпме машина узганын, аларның күпмесе зәңгәр төстә булуын, ә күпмесе “Лада-Калина” икәнен исәпли, үтеп баручы кешеләрнең тән температурасын дистанцион рәвештә үлчи, бер өлеше битлек яисә капюшон белән капланса да, кешенең йөзен таный, төркем эчендә фото буенча кешене эзли, ә тапкач, аның артыннан күзәтү “оештыра”.
Кайда урнашулары — сер түгел
Интернетта камералар урнаштырылган “яшерен урыннарны” ачучы программалар сатып алырга тәкъдим итүче “эшем ияләре” дә бар. Аларга алданмагыз, монда бернинди сер дә юк: һәр пунктның төгәл урнашу урыны Интернетта, республиканың “Юл хәрәкәтен оештыру үзәге” сайтында бар. Менә аның төгәл адресы: coddrb.ru/kam/index.html.
Анда барысы да бик гади һәм аңлаешлы – үз маршрутыгызны табыгыз һәм камераларның кайда урнаштырылуын карагыз. Мәгълүматны яңартып торыгыз: камераларны урнаштыру урыны даими үзгәреп тора: бүген — монда, иртәгә — тегендә. Барлык үзгәрешләр дә картага кертелә.
Ә мәгънәсе нидә? — дип сорарсыз. Аның турында бөтен кешегә сөйләгәч, нигә камера куярга кирәк, бу отышлы түгел бит!
Отышлы түгел! Әмма аларны урнаштыруның максаты — юлларда аварияләр санын һәм имгәнү очракларын киметү, кешеләрнең гомерен саклау, машина йөртүчеләрне тәртипкә өйрәтү, ә акча җыю түгел. Гади генә әйткәндә, дәүләт болай фикер йөртә: “Менә куркыныч участок, монда машиналар еш бәрелешә, чөнки шоферлар аларны “Формула-1”дәге кебек куа. Без камера урнаштырачакбыз, “лихач”лар штраф түләмәс өчен тизлекне киметәчәк һәм исән-сау калачак”.
Анализ күрсәтүенчә, бу — тизлек режимын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә ярдәм итүче иң нәтиҗәле чараларның берсе. Әйтик, елның беренче өч аенда юл-транспорт һәлакәтләрендә, узган елдагы шул чор белән чагыштырганда, үлүчеләр саны — 23 һәм зыян күрүчеләр 78 кешегә кимрәк булган, ә аварияләр 54кә азрак теркәлгән.
Бердәм план булачак
Аңлашыла ки, хәтта иң акыллы камералар да — панацея түгел. Юлларда хәл итәсе проблемалар һәм “йомшак” урыннар бихисап. Болар — асфальт сыйфаты да, трассаны яктырту да, кирәк булган урыннарда юл билгеләренең җитәрлек булмавы да, кешеләрнең башкалар гомеренә битараф карашы да.
Атна саен ЮХХДИ хезмәткәрләре йөзләгән исерек шоферны тоткарлый, аларның һәркайсы — потенциаль кеше үтерүче. Ә күпмесе әлегә тотылмыйча кала? Күптән түгел узган киңәшмәләрнең берсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел ахырына кадәр проблеманы берәмләп түгел, ә комплекслы хәл итү өчен юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыру буенча программа эшләргә кушты. Нәтиҗәләрне ноябрьдә беләчәкбез.