Ул, 24 августта Русиянең аерым субъектлары территориясендә табигый янгыннарны бетерү мәсьәләсе буенча киңәшмә барышында ил Президенты Владимир Путин төбәкләргә тиешле йөкләмәләр бирде, дип искәртте.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, быел республикада табигый янгыннарның шактый – 8 тапкыр диярлек кимүе күзәтелә. Аларның мәйданы 50 тапкыр кимегән.
- Бер яктан караганда, бу башкарыла торган эшнең нәтиҗәлелеге күрсәткече булып тора, икенче яктан – климат шартларына бәйле. Безгә яңгырлы июнь шактый ярдәм итте. Әмма хәзер хәлләр үзгәрде. Шуңа күрә республикабызны һәм халкыбызны табигый янгыннардан һәм аларның нәтиҗәләреннән саклап калырга мөмкинлек бирүче превентив чаралар турында фикер алышырга һәм кабул итәргә кирәк, - дип ассызыклады Премьер-министр.
Ул Башкортстанда, Русиянең күп кенә төбәкләрендәге кебек үк, эссе һава торышы торуын әйтте. Бу шактый җитди нәтиҗәләргә китерә. Куркыныч һәм күләмле янгын учакларының барлыкка килүен булдырмау өчен катгый чикләү чаралары кирәк.
- Бу уңайдан Башкортстан Хөкүмәтенең төбәк территориясендә 25 августтан янгынга каршы махсус режим кертү турындагы боерыгына кул куйдым. Бу режим авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территорияләрдә, запас җирләрдә, юл буйларында, елга һәм күлләр зоналарында, шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрендә, бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләрдә, оештыру-хокукый формаларына һәм милек рәвешләренә карамастан, предприятие һәм оешмаларда, чүплекләрдә һәм каты көнкүреш калдыклары полигоннарында учак ягуны, янгын куркынычы янаган эшләр үткәрүне тыя, - диде Андрей Назаров.
Янгынга каршы махсус режим турында җентеклерәк Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, янгынга каршы махсус режим шартларында янгын хәвефсезлеге өлкәсендә таләпләрне бозган өчен штраф санкцияләре сизелерлек арта.
- Кисәтү кебек административ йогынты ясау чарасы махсус янгынга каршы режим шартларында каралмаган, - дип ассызыклады Марат Латыйпов. - Административ хокук бозулар турында кодексының 20.4 мәддәсендәге 2 өлеше нигезендә, бу очракта административ штраф күләме гражданнарга - 10 меңнән 20 мең сумга кадәр; вазыйфа биләүчеләргә - 30 меңнән 60 мең сумга кадәр; юридик берәмлек оештырмыйча эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә - 60 меңнән 80 мең сумга кадәр; юридик берәмлекләргә 400 меңнән 800 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча идарә тәкъдим иткән мәгълүматларга караганда, август азагына кадәр коры, эссе, явым-төшемсез һава торышы сакланачак.
Республика Премьер-министры республика урманнарында янгыннарга юл куймау зарурлыгына басым ясады.
- Эссе һава торышы белән беррәттән, табигый янгыннарга бәйле вәзгыятьне бөтен республика буенча үскән биек үләннәр катлауландырырга мөмкин. Урманнарны табигый янгыннардан саклау өчен элек булдырылган сөрелгән полосаларда да үлән үскән. Моңа игътибар итүегезне сорыйм, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Табигый янгыннарга бәйле хәлләр һәм гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары керүенә чикләүләр кертү турында урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, урман янгыннары саны һәм мәйданы, узган елдагы белән чагыштырганда, шактый кимүгә карамастан, хәл киеренке кала бирә.
- Без барыбыз да узган елгы сабакларны хәтерлибез, шуңа күрә урман янгыннары формированиеләренең көчләре һәм чаралары беренче кар катламына кадәр югары әзерлектә булачак. Моннан тыш, 23 августтан 5 сентябрьгә кадәр без гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары керүгә чикләү керттек. Сентябрьдә явым-төшем булмаган очракта, чикләү чаралары сроклары озайтылырга мөмкин, - диде Марат Шәрәфетдинов.
Киңәшмә ахырында Андрей Назаров муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре башлыкларына, шулай ук ведомство җитәкчеләренә янгынга каршы махсус режим таләпләрен үтәмәү фактларын ачыклау һәм мондый очрак буенча гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарттыру буенча профилактик төркемнәр эшен активлаштырырга кушты.
Барлык муниципалитетлар да 1 сентябрьгә кадәр элек булдырылган сөрелгән полосаларны яңарту эшләрен төгәлләргә тиеш.
Фото: business-gazeta.ru