+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Августа 2022, 07:20

Янгынга каршы таләпләр үтәлергә тиеш!

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турындагы боерыкка кул куйды.

"Димәк, 25 августтан гражданнарның урманнарда булуы һәм аларга транспорт чаралары керү буенча чикләүләр кертелә. Режим учаклар ягуны, янгын хәвефе янаган эшләрне үткәрүне тыя. Янгын хәвефсезлеге өчен җавап бирүче хезмәтләрнең әзерлеге югары.

Республикада бу юнәлештә системалы эш алып барыла. 2022 елда гына да Ка-32А11ВС янгын-коткару вертолеты, 5 янгын сүндерү автоцистернасы, 21 янгын техникасы сатып алынды. Янгын сүндерүнең барлык төрләренең нәтиҗәле эшен оештыру өчен агымдагы елда 1 100 янгынга каршы ранецлы ут сүндергеч сатып алынган.

Республикада барлыгы 6830 данә ранецлы ут сүндергече запасы бар. Июньдә Белорет, Зианчура, Зилаер һәм Туймазы районнарына 4 берәмлек янгын сүндерү техникасы тапшырылды. Барлык муниципалитетларда да патруль-маневрлы төркемнәр булдырылган.

Барлык хезмәтләрнең мобилизацияләнүенә карамастан, республика халкында да зур җаваплылык ята. Табигатьтә дә, торак пунктларда да янгынга юл куймаска, янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәргә кирәк", - дип язган Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов.

Янгынга каршы таләпләр үтәлергә тиеш!
Янгынга каршы таләпләр үтәлергә тиеш!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас