

Мәсәлән, Әбҗәлил районында Югары Әбдерәш һәм Гусево мәдәният йортларында иске тәрәзә рамнарын пластик рамнарга алыштырганнар. Ике объект та 300 мең сум акча алган.
Баймак районы Юмаш һәм Юлык мәктәпләренә 140 мең сумнан артык бәяле күптән көтелгән спорт инвентаре алынды. Димәк, спорт һәм уен секцияләре саны да артачак.
Балтач районында зиратларны төзекләндерергә булдылар. Яңа киртәләр өчен 250 мең сумга якын төзелеш материаллары Начар, Иске Илекәй, Асавка авылларына кайтарылган. Бу объектларда эшләр төгәлләнгән инде. Август ахырына Иске Ямурза авылы зиратында да тәртип урнаштырылачак. Ә Иске Тимер авылында авыл мәдәният йорты тамбурын ремонтлаганнар, Көндәшле авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга "Дан" скверы территориясендә киртә куйганнар. Башка авыл Советларында планлаштырылган объектларда эшләр сентябрьдә тәмамланырга тиеш.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2015 елдан башлап, проект гамәлдә булган чорда, җиде меңнән артык наказ үтәлгән. Бу чорда финанслауның гомум суммасы 1 миллиард 633 миллион сум тәшкил иткән. Шуларның 1 миллиард 322 миллион сумын - республика казнасыннан, 254 миллионны - урындагы бюджеттан, 57 миллион сумны бюджеттан тыш финанслаудан бүлеп биргәннәр.
Күптән түгел “Бердәм Русия” партиясе төбәк башкарма комитетында иҗтимагый совет утырышы булды, анда агымдагы елның җиде аенда гамәлгә ашырылган чираттагы нәтиҗәләрне ясадылар. Билгеләп үтелгәнчә, сайлаучыларның наказлары реестрын төзү тәртибе турындагы нигезләмәләр нигезендә муниципаль берәмлекләр агымдагы елның 25 декабренә кадәр наказлар исемлегенә үзгәрешләр кертергә хокуклы. Бу хокуктан 2022 ел башыннан 18 муниципалитет файдаланды.
“Бердәм Русия"нең “Эшлекле гамәлләре” – халык өчен кирәкле проект, һәм ул, һичшиксез, дәвамлы булачак.
Фото: "Бердәм Русия"