Парламент Рәисе “Связист” лагеренда вакытлыча тору пунктында Донецкидан килгән гаиләгә мәктәп комплектлары тапшырды.
— Кешеләр биредә даими хәстәрлек күрә, яхшы шартларда урнашканнар. Әмма алда яңа мәшәкатьләр — уку елы башы, — диде Константин Толкачев. — Харчиковлар гаиләсе безгә апрельдә килде. Әти-әниләре Мариуполь ремонт-механика заводында эшләгән: Алина Александровна — ОТК контролеры, Андрей Владимирович — формовщик. Гаиләдә ике бала тәрбияләнә. Кызлары Татьяна 6нчы сыйныфка бара, уллары балалар бакчасына язылган. Аларга кирәк булганның барысын да: мәктәп формасы, аяк киеме, канцтоварлар белән рюкзак алып килдек.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе балаларга бүләкләр тапшырганнан соң, эвакуацияләнүчеләр һәм вакытлыча тору пункты җитәкчелеге белән аралашты.
— Кызганычка каршы, акрын башкарылучы иң зур мәсьәлә, ул — документларны тергезү, гражданлык алу. Бу процедура мөмкин кадәр гадиләштерелде, әмма Мариупольгә запрослар ясарга туры килү белән катлаулана, документларның бер өлеше янган, — дип белдерде Константин Толкачев. — Бу уникаль хәл түгел, күченеп килергә мәҗбүр кешеләрнең күбесе шушы хәлдә. Гражданлык алганнан соң, рәсми рәвештә эшкә урнашырга, мөстәкыйль рәвештә матди статусыңны формалаштырырга мөмкин. Барлык кыенлыкларга карамастан, кешеләрнең кәефе яхшы, алар үз проблемалары белән ялгыз калмаячагына ышана, даими ярдәм, таянырга мөмкин булган иңне тоя һәм яхшыга өметләнә.