+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Августа 2022, 15:40

Стәрлетамакта десантчы яугирләрне искә алдылар

27 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамакта, ветераннар оешмалары вәкилләре белән берлектә, десантчы сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

Стәрлетамакта десантчы яугирләрне искә алдыларСтәрлетамакта десантчы яугирләрне искә алдылар
Стәрлетамакта десантчы яугирләрне искә алдылар


Монумент быел 1 августта Жуков исемендәге скверда Һава-десант гаскәрләре көне алдыннан ачылган. Аны төзү идеясе - дүрт ел элек вафат булган Әфганстан ветераннары берлегенең Башкортстан бүлекчәсе идарәсе рәисе Сергей Пахомовныкы. Һәйкәл Стәрлетамак ветераннар оешмалары акчасына төзелгән.

- Без яңа һәйкәлгә чәчәкләр салдык, сугышчыларга хөрмәт күрсәттек, - диде Радий Хәбиров. - Башкортстан һәм Русиянең башка төбәкләре ир-егетләре бүген алдынгы урыннарда, махсус хәрби операция бурычларын үтиләр. Шуларның берсе - үлгәннән соң "Русия Герое" исеме бирелгән десантчы Максим Серафимов исеме белән без Чишмә районындагы "Патриот" паркын атадык.

Шулай ук Башкортстан Башлыгы Стәрлетамакта махсус хәрби операция барышында һәлак булган Төньяк флот матросы Эдуард Ишназаров гаиләсе белән очрашты. Радий Хәбиров аның әти-әнисенә генерал Шәйморатов орденын тапшырды. Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, республика тиешле ярдәмне күрсәтәчәк һәм һәлак булган сугышчының гаиләсе турында һәрвакыт кайгыртачак.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас