Беренче үтенечне исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен хөкем ителгән кеше биргән. Шул ук вакытта шофер шундый ук хокук бозу өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.
— Хөкем карарын бик катгый дип атап булмый: 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек алып бару хокукыннан мәхрүм ителү һәм 80 сәгать мәҗбүри эшләр. Хокук бозу дәрәҗәсе шактый югары булса да, җәза иректән мәхрүм ителү белән бәйле түгел. Руль артына эчеп утыру еш кына фаҗигаләргә сәбәп була, — диде Константин Толкачев.
Икенче үтенечне дезертирлык һәм наркотиклар саткан өчен хөкем ителгән кеше биргән.
— Җинаять Ростов өлкәсендә кылынган, — дип белдерде Константин Толкачев. — Бу кеше контракт буенча хезмәт иткән вакытта рөхсәтсез хезмәт урынын калдырган. Моннан тыш, ул танышлары белән бергә наркотиклар сатып алган, аннары аларны сатарга маташкан, тик полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Комиссия әгъзалары җинаятьләрнең барлык хәл-шартларын җентекләп өйрәнә, документлар һәм белешмәләр кысаларыннан чыга, хөкем ителгәннәр белән очраша.
Шулай ук кылынган җинаятьнең авырлыгы, зыян күрүче якның, төзәтү учреждениесе администрациясенең фикере һәм башка бик күп факторлар исәпкә алына. Бу очракта комиссия фикере бердәм булды. Ике үтенеч тә канәгатьләндерелмәде.