

...Авыл урамы буйлап, тузан туздырып, бер машина җилә. Ул вакыт-вакыт уңга-сулга боргалана, туктагандай итә дә тагын кинәт кенә алга ыргыла. Юлында кешеләр дә очраштыргалый. Алар, котлары очып, читкә сикерә. Аның артыннан ЮХХДИ машинасы бастыра. Икенче кадрда машина инде юл читендә әйләнеп ята. Аның канга баткан водителен ЮХХДИ инспекторлары тартып чыгара. Аннан соң автомобильләренә утыртып алып китәләр. Бу — Башкортстан телевидениесенең “Гадәттән тыш хәлләр” тапшыруы. Әлеге вакыйга Архангель районының Архангель авылында булды. Бу ир кичен хатынын эштән алырга китеп барган икән. Аның алдыннан бераз гына “төшереп алган” булган, шул сәбәпле, полиция хезмәткәрләрен күреп, газга баскан...
Машинасының карарлыгы юк, ә үзе исән, йөзе җимерелүен исәпкә алмаганда, дүрт саны да төгәл кебек. Бәлки, әле ул шок хәлендәдер, сынган кабыргалар соңрак үзләрен сиздерер... Ә, бәлки, эчкән кешегә чуртым да булмый, дигәне дөрестер дә. Әл дә ярый хатынын алып кайтып килгән чагы булмаган. Ул вакытта мондый авариядән соң анысының исән калуы икеле иде.
Полиция эзәрлекләгән машиналар турында сюжет карасаммы, шул хакта укысаммы, моннан күп еллар элек булган бер фаҗига искә төшә. Ун-унбиш еллар чамасы элек редакциягә Дүртөйле районыннан бер хат килеп төште. Аны 18 яшьлек кызы автомобиль авариясендә һәлак булган хәсрәтле ана язган иде. Бу хәл безне дә тетрәндерде һәм аны урынга барып тикшерү өчен шушы районга юлландык.
Җәйге кичтә районның Мәскәү авылында ике яшь йөрәк очраша. Шушы авыл мәктәбенең 11нче сыйныфына күчкән 16 яшьлек егет белән Дүртөйледән кунакка кайткан 18 яшьлек кызның мәхәббәтләре бөреләнеп кенә килгән вакыт. Күрәчәктер инде, егет бу кичтә әнисенең машинасын алып чыга. Кызны барып алгач та алар аны гаражга куярга китә. Шулвакыт алда юл инспекторлары машинасы күренә. Тегеләр туктарга боергач, документлары булмаган үсмер тизлеген арттыра.
Әлбәттә, аның милиция (ул вакытта) кулына эләгеп, төрле күңелсез хәлләргә тарыйсы килми. Милиция машинасы алар артыннан кузгала һәм, төн уртасы булуга карамастан, сиреналарын, маякларын кабызып, авыл буйлап куа башлый. Авылны ничә әйләнгәннәрдер, билгесез, әмма бер борылышта егет, идарәне югалтып, баганага бәрелә һәм машина юл читенә килеп төшә. Артларыннан милиция машинасы килеп туктый. Егет белән кызны Дүртөйле дәваханәсенә алып киләләр. Өч көннән кыз һушына килә алмыйча вафат була, егет ике ай дәваланганнан соң аягына баса. 11нче сыйныфны ул өйдә генә укый башлый...
Әйе, кызның туганнары гаепле егеткә каты җәза бирү теләге белән яна иде. Ә анысы, беренчедән — балигъ булмаган, икенчедән, янәсе, зур гына урын биләүче туганнары бар. Мин ике ана белән дә очраштым. Икесе дә хәсрәттән бөгелеп төшкән иде. Чәчәк кебек кызын салкын гүргә салганының кайгысы ачырак, әлбәттә. Ләкин гомер таңында “үтерүче” исеме күтәргән үсмернең әнисенең хәле дә шатланырлык түгел. Икесе ике фатирда күз яшьләрен түкте, яшьләр артыннан куркыныч җинаятьчене эзәрлекләгән кебек бастырган милиция хезмәткәрләренә ләгънәт укыды алар.
Соңгыларына минем дә сорауларым күп иде. Рульдә утырган егеттән бигрәк, бу фаҗигадә мин аларны ныграк гаепләдем. Тәүдә Дүртөйле районара прокуроры милиция машинасының яшьләрне куу фактын танудан баш тартты. Аннары республиканың юл-патруль хезмәте полкы җитәкчесе урынбасары моны таныды, ләкин барысы да закон буенча, дип белдерде.
“Монда закон кысаларына сыймаган бернәрсә дә күрмим. Кагыйдәләрдә водитель инспекторның “тукта” дигән әмерен үтәмәсә, без машинаны ничек тә туктатырга тиеш, моның өчен аны куып тотарга, тәгәрмәченә атарга хокуклыбыз. Егет милициянең беренче таләбе белән туктарга тиеш иде. Уйлап карагыз, әгәр дә машина багажнигында мәет яисә наркотиклар булса? Дөрес, кайчак без инспекторларга автомобильләрне эзәрлекләмәскә кушабыз. Менә хәзер мотоциклларны кумыйбыз...” — диде ул. Шулай да соңрак яшьләрне куган теге ике инспектор эштән бушатылды булса кирәк. Хәер, миңа, алар бу хәлдән соң үз теләкләре белән китте, диделәр. Әлла намуслары уянганмы?
Эзәрлекләргә тиешләрме-юкмы? Шушы хәлдән соң бу сорау миңа һич тынгы бирми. Минем җавабым: юк! Чөнки эчмәгән шофер инспекторның таягы алдында мотлак туктаячак. Ә аз гына спиртлы эчемлек уртлауның да кешенең реакциясенә, аңына ничек тәэсир иткәнен беләбез. Иң элек анда курку хисе югала. Һәм менә син шул кешене куып кит инде! Ә бит куалар! Шәһәр эчендә кызыл светофорларны да выжт итеп узып киткән, аның артыннан ДПС машинасы чапкан хәлләрне дә күргән бар. Водительнең күзенә ак-кара күренми андый чакта. ДПСлар да чәмләнеп бастыра. Кем кемне? Яшәү белән үлем, зиһен белән акылсызлык көрәше.
Ә бу очракта инспектор нишләргә тиеш соң, дигән законлы сорау туа. Юллары бар икән аның. Иң элек машинаның номерын язып алырга да алдагы ДПС постына хәбәр итәргә. Бер ДПСны туктамыйча үтеп, ни майтарганын аңлаган кеше икенчесендә туктар дигән ышаныч бар. Туктамый икән, номеры буенча адресын табып, йортына барырга мөмкин. Ул бит барыбер өенә кайтачак.
Кууның никадәр куркыныч маневр икәнен ЮХХДИ хезмәткәрләре үзләре дә бик яхшы белә. Эчке эшләр министрлыгы үткәргән чараларда, киңәшмәләрдә тармак җитәкчелеге еш кына эзәрлекләүне тәнкыйтьләп чыгыш ясый. Бу — иң соңгы һәм куркыныч чара, дип билгеләнә.
Миңа калса, инспектор әмеренә буйсынмаган шофер аларны үтү белән берәр урынга кереп яшеренү җаен карарга тиеш. Ул бит инде аның номерлары билгеле булуын белә. Яшеренеп, шул урында төн үткәреп, яисә машинасын калдырып, арытаба җәяү киткән кешеләр дә бар. Әйе, ул хокук бозды, ләкин үзе дә исән калды, юлда авария ясап, кеше гомерләрен дә кыймады.
Баягы хәлгә әйләнеп кайтсак, һәлакәткә юл куйган үсмергә суд булды. Ул гаебен тулысынча таныды һәм шартлы рәвештә ике елга хөкем ителде. Аннары Русия Дәүләт думасының 100 еллыгы уңаеннан игълан ителгән амнистиягә эләкте, дигән сүзләр ишетелде. Ничек кенә булмасын, ул үзенә гомерлек сабак алды һәм җанындагы бу кадәр йөк белән яшәргә Ходай ярдәм бирсен. Судта бу хәлләрнең шаһиты булган авыл кешеләре катнашырга курыккан, диделәр...
Ә без авыл, шәһәр урамнарында ДПС машиналары куган дигәнне әле дә еш кына ишетеп, күреп торабыз. Күптән түгел генә Сипайловода бер машинаны эзәрлекләделәр. Нәкъ кинодагыча, туктамагач, тәгәрмәчләренә атканнар. Баксаң, водитель эчкән булган икән. Бу бистәдә йортларның никадәр тыгыз урнашканын беләбез. Халкы да бик күп. Бәладән Ходай үзе саклагандыр, күрәсең.
Ә менә былтыр декабрьдә Уфаны тетрәндергән хәл: юл-патруль хезмәткәрләре “ВАЗ-21099”ны туктатырга ниятли, тик шофер качарга омтыла һәм эзәрлекләнә башлый. Урам чатларының берсендә “ВАЗ” кызыл утка үтә һәм “Mazda 6” белән бәрелешә. Бәрелүдән соң үзебезнең илдә җитештерелгән җиңел машина светофор баганасына килеп чәкәлә. Авария нәтиҗәсендә аның 29 яшьлек шоферы һәм 24 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булалар. Әлеге фаҗигадән соң уфалылар, яшь кешеләрнең үлемендә инспекторларны гаепләп, бер шаулашып алды. Машиналар бәрелешү белән өч юл чатыннан шунда ук өч полиция машинасы килеп туктавын күрүчеләр дә булган. Димәк, алар “ВАЗ”ны күптән куып килгән...
Һәлак булучының машина йөртү хокукы булмавы ачыклана. Бу хәл Уфа уртасында, Матбугат йортыннан ерак түгел, Минһаҗев белән Октябрьнең 50 еллыгы урамнары киселешендә булды. Һәм аның нәтиҗәләрен без дә күрдек. “Мазда” водителе нәкъ шушы вакытта “ВАЗ” каршына килеп чыгуына үзен гаепле исәпләп, бик кайгыра, диделәр. ДПС хезмәткәрләре дә ике яшь гомер өзелгән фаҗигадә аз гына булса да үзләрен гаепле санарга тиеш түгелме? Ә сез ничек уйлыйсыз?
Резеда ГАЛИКӘЕВА.