+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 август 2022, 07:10

Мәләвез Шәһәр көнен билгеләде

Шәһәр халкын котларга мәртәбәле кунаклар - Русия Федераль җыелышының Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Рамазан Рамазанов һәм Рәшит Хисмәтуллин, Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Николай Ельников килделәр.  

Мәләвез Шәһәр көнен билгеләдеМәләвез Шәһәр көнен билгеләде
Мәләвез Шәһәр көнен билгеләде

Район һәм шәһәр җитәкчелеге, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, 4нче урта мәктәпнең юнармиячеләре һәм бу уку елында ачылачак К. Арсланов исемендәге 9нчы башкорт гимназиясенең Шәйморатов сыйныфы укучылары катнашлыгында алар Дан монументында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Шуннан соң Дан бульварында локаль сугышларда һәм хәрби бәрелешләрдә катнашучыларга яңартылган һәйкәл ачылды. Һәйкәлне "Батальон" иҗтимагый ветераннар оешмасы башлангычы белән яңартырга карар кылганнар.

Кунаклар шулай ук «Башкортстан ишегаллары» республика программасы кысаларында алып барылган эшләрнең барышы белән танышты, алар шәһәрнең 32нче микрорайонында 29, 30, 31,32, 33нчы күпфатирлы йортларның ишегалларында алып барыла. Бу проектны гамәлгә ашыруга 18 миллион сумнан артык акча бүленгән. Уңайлы тротуарлар, яңа эскәмияләр һәм урналар, турниклар һәм балалар комплексы булдырылган. Гадәти җәяүлеләр зонасы урындагы халык өчен гаилә ялы урынына әверелгән.

Төзелеш эшләре әлегә төгәлләнмәгән, бүген «Рефстройпроект» һәм «Петролгаз» җәмгыятьләренең подряд һәм субподряд оешмалары парковкаларны һәм йорт араларындагы юлларны асфальтлау, территорияләрне яшелләндерү белән шөгыльләнәләр. Барлык эшләрне сентябрьдә төгәлләү планлаштырыла.

Төп тантаналар шәһәрнең үзәк мәйданында - "Березовый тракт"ында узды. Һәр шәһәр, кеше кебек үк, индивидуаль һәм кабатланмас. Мәләвез образы аның тарихында, бүгенге көнендә һәм иртәгәсендә чагыла. Мәләвездә яшәүче кешеләрнең язмышы шәһәр язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән. Уртак йортыңны яхшырак итү, мәләвезлеләргә шатлык бүләк итү теләге — бәйрәмнең төп идеясе булып тора.

Традиция буенча, Шәһәр көне - узган елга йомгак ясау, шәһәрне төзекләндерелүче, уңайлы һәм динамик рәвештә үсүче итүче предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр хезмәтләрен хөрмәтләү.
Үзәк мәйдан амфитеатрында бәйрәм тантанасында дистәләгән мәләвезле намуслы хезмәтләре өчен дәүләт, ведомство бүләкләре алды.


"Березовый тракт" проектын уңышлы гамәлгә ашырган Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренең өлеше билгеләп үтелде. Мәләвез исә үзенең бәйрәменә Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан коммуналь предприятиеләр ихтыяҗлары өчен яңа техника алды.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас