+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 август 2022, 08:50

Путин шахтерларны тәбрикләде

Русия Президенты Владимир Путин ташкүмер тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Шахтер көне белән котлады, бәйрәм уңаеннан дәүләт башлыгы телеграммасын Кремль матбугат хезмәте бастырган.  

Путин шахтерларны тәбрикләдеПутин шахтерларны тәбрикләде
Путин шахтерларны тәбрикләде

"Сез үзегездән алдарак эшләүчеләрнең күренекле казанышлары, атаклы тау династияләре белән хаклы рәвештә горурланасыз һәм, әлбәттә, тармакта фидакарь хезмәт һәм иптәшләрчә үзара ярдәмләшү традицияләрен саклап яшисез", - дип язган Президент.

Путин, ташкүмер чыгаручы сәнәгать хезмәткәрләренең заманча буыны тулы куәтенә эшли һәм индустриаль куәтне һәм энергетик хәвефсезлекне сизелерлек ныгыта, дип өстәгән. Моннан тыш, дәүләт башлыгы фикеренчә, әлеге тармак хезмәткәрләре ил өчен иң мөһим социаль проблемаларны хәл итә.

Ахырда Путин тармак хезмәткәрләренә сәламәтлек һәм иминлек теләгән.

Фото: www.rbc.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас