+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 август 2022, 11:08

Сигез мең сум акча өчен...

Илеш районында җаһил кулыннан үлгән ветеран белән хушлаштылар.

Сигез мең сум акча өчен...
Сигез мең сум акча өчен...

Илеш районы прокуратурасы позициясен исәпкә алып, суд Кадер авылында яшәүче 63 яшьлек кешегә карата 26 октябрьгә кадәр сак астына алу рәвешендә чик кую чарасын сайлаган. Ул 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын үтерүдә шикләнелә, дип хәбәр иттеләр Башкорстан Прокуратурасы һәм республика буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

Искәртеп узабыз, 25 августта, якынча иртәнге бишенче яртыда, авылдашы ветеранга акча сорап килгән. Ул акча бирмәгәч, шикләнелүче өлкән яшьтәге Рафаил Мослыховның йөзенә борычлы баллончык сибә, шулай ук аны берничә тапкыр яралый.

Ир аның сигез мең сум акчасын ала. Һәлак булган пенсионерның туганы аңлатканча, авыл зур түгел, барысы да бер-берсен белә, ә сугыш ветеранын, бигрәк тә.

Һәлак булган ветеранның туганнары, якыннары, дуслары һәм танышлары кичә аның белән хушлашты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: