+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Августа 2022, 14:25

Агачлар һәлак булмасын!

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә район башлыкларына шундый йөкләмә бирде.

Агачлар һәлак булмасын!Агачлар һәлак булмасын!
Агачлар һәлак булмасын!

Август аенда Башкортстанда эссе булды – парклардагы чәчәкләр, үсемлекләр һәм агачлар зыян күрде.

Республика халкы бу хакта социаль челтәрләрдә яза һәм яшел үсентеләргә су сибүне сорый. Бу хакта Респблика белән идарә итү үзәге төбәк җитәкчесенә хәбәр итте, нәтиҗәдә - менә шундый йөкләмә.

2022 елның 22-28 августында атна эчендә Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары тоткан мөрәҗәгатьләр саны буенча беренче урында – төзекләндерү темасы (736 хәбәр, +12).

Икенче урында - юллар, 735 мөрәҗәгать. Өченчедә - торак-коммуналь хуҗалыгы буенча - 656 шикаять. Шундый катлаулы рейтингны сәламәтлек саклау (387) һәм социаль хезмәт күрсәтү (275) йомгаклый.

Атна эчендә халыктан барлыгы 4 437 хәбәр килгән, узган җиде көн белән чагыштырганда, 212гә күбрәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас