Бакча участокларында йорт төзү буенча закон һәм санитар-норматив таләпләр үзгәрде. Коммерциягә бәйле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә ел әйләнәсенә яшәү өчен йорт салырга ярыймы һәм аны төзегәндә нинди кагыйдәләр үтәлергә тиеш? Гәзит укучылардан редакциягә килгән хатларга җавап итеп, юрист Юрий Волоховның аңлатмаларын тәкъдим итәбез.
Өй салырга рөхсәтме?
Әлеге категориядәге бакча участокларында 2017 елның 29 июлендә кабул ителгән “Гражданнарга үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнү турында”гы 217 санлы Федераль законның 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә керүе биредә йорт салу мөмкинлеген бирә. Әлеге законның 3нче мәддәсенең 1нче пунктында болай диелгән: “Бакча җир участогы — гражданнарга ял итү өчен һәм (яки) гражданнарга үз ихтыяҗлары өчен авыл хуҗалыгы культуралары үстерү өчен тәгаенләнгән, шулай ук, биредә бакча йортлары, торак йортлар, хуҗалык кирәк-ярак биналары һәм гаражлар салу хокукы бирелгән җир участогы”.
Шәхси торак төзелеше объекты (торак йорт) төшенчәсе Шәһәр төзү (Градостроительство) кодексының 1нче мәддәсенең 39нчы пунктында бәян ителә. Анда бинаның аерым һәм тәгаен ничә катлы булуы күрсәтелә. Торак йорт җир өстеннән исәпләгәндә өч катлыдан югары, биеклеге 20 метрдан да артмаска тиеш. Аларның мотлак рәвештә анда яшәүчеләргә көнкүреш һәм башка ихтыяҗларга хезмәт итүе шарт. Әлбәттә, әлеге бинаның һич тә мөстәкыйль милек объектларына бүленүенә юл куелмаска тиеш. Билгеле, мондый төзелешне урындагы шәһәр төзелеше регламенты белән килешеп башкарырга кирәк.
Гражданнарның бакчачылык ширкәте участокларында төзелешне башкару тәртибе “53.133330. 2019. Кагыйдәләр җыелмасында” (СП) билгеләнгән. Әлеге документ 2020 елның 15 апреленнән гамәлгә керде. Бу — аңа кадәр үз көчендә булган 1997 елгы законның тулыландырылган варианты. Әлеге кагыйдәләр җыелмасының 6.4 пунктында каралганча, бакчадагы җир участогында торак пункт салырга, хуҗалык төзелеше һәм корылмалары булдырырга, шул исәптән — теплица, җәйге аш-су әзерләү кухнясы, мунча (сауна), душ бүлмәсе, гараж яисә автомобиль өчен ачык япма эшләргә рөхсәт ителә.
Нәрсә ул капиталь торак йорт?
Мондый йорт бер яисә берничә торак бүлмәдән (гомум бүлмә яисә кунак бүлмәсе, кухня) һәм, шулай ук, ярдәмче бүлмәләрдән тора. Анда кухня, алгы бүлмә, ванна-душ бүлмәсе, бәдрәф яисә аларны берләштергән бүлмәләр каралган. Болардан тыш, ярдәмче биналар да булырга мөмкин. Мәсәлән, салкын тамбур, чолан, кер юуу бүлмәсе, мунча яисә сауна, электр белән тәэмин итү яисә генератор белән җылыту системасы урнашкан бүлмә, каты ягулык сакланган келәт (кладовая), шулай ук, бассейн һәм йорт проектына кушып эшләнгән башка биналар.
Терлек һәм кош-корт асрау өчен тәгаенләнгән биналарны бер фатирлы (яки блок белән салынган ике фатирлы) йортларга кушып салганда аерым кагыйдәләрне исәпкә алырга кирәк.
Беренчедән, мондый биналар торак биналардан кимендә өч ярдәмче бүлмә белән аерылган (изоляцияләнгән) булырга тиеш.
Икенчедән, терлек яисә кош-корт асралган биналарның үзаллы керү ишеге йорт ишегеннән 7 метрдан да якынрак урнашмаска тиеш.
Өченчедән, терлек яисә кош-корт асрарга җыенсаң, хуҗалык бинасы төзү өчен күршедәге участок хуҗалары белән үзара килешү һәм бер үк вакытта янгынга каршы таләпләрнең исәпкә алынуы мотлак.
Терлек һәм кош-корт асрау максатында салыначак биналарның төп параметрлары (максималь биеклеге, мәйданы) муниципаль берәмлекләрдәге җирдән файдалану һәм төзелеш эшләрен башкару турындагы кагыйдәләр белән билгеләнә.
Күләм һәм конструкция
Бакча участокларында торак пункт һәм башка биналарны проектлау, планлаштыру кагыйдәләре башка категориядәге җирләрдә төзелгәннән аерыла.
Торак йорт һәм хуҗалык кирәк-ярагы өчен бинада подвал яисә кар базы чокырга рөхсәт ителә.
Торак йортның идәннән түшәмгә кадәр биеклеге — кимендә 2,2 метр, хуҗалык яны биналарында, шул исәптән подвалдагы бүлмәләрнең биеклеге – кимендә 2 метр, кар базының биеклеге кимендә 1,6 метр булырга тиеш.
Торак йортларның түбәсе, эвакуация юлы буенча төп характеристикаларның да 1.13130 санлы кагыйдәләр тупланмасы регламентында билгеләнгән таләпләргә туры килүе мотлак.
Икенче катка (шул исәптән мансардага) алып менүче баскычларны йортның эчендә дә, тышкы яклап та эшләргә рөхсәт ителә.
Җылылык. Табигый газ. Янгын хәвефсезлеге
Үзәкләштерелгән җылылык системасы белән тәэмин ителмәгән очракта, җитештерүче завод тәкъдим иткән автоматлаштырылган җылылык генераторларын урнаштырырга кирәк булачак. Аларны йортның җилләтү корылмасы булган беренче яисә цоколь катында, подвалында һәм түбәсендә урнаштырырга ярый. Җылылык куәте 35 кВт кадәргесен кухняга урнаштырырга да рөхсәт ителә.
Газүткәргечне турыдан-туры кухня, яки җылылык генераторы урнашкан бинага кертергә мөмкин. Йорт эчендәге газүткәргеч түбән басымлы газүткәргеч таләпләренә һәм хәвефсезлек кагыйдәләренә җавап бирергә тиеш.
Үзәкләштерелгән табигый газ белән тәэмин итү системасы булмаганда кухнядагы газ плитәләре өчен сыекландырылган углеводород газлары тутырылган баллоннарны кулланырга ярый. Бу баллоннарны йортның эчендә дә, тышкы ягында да урнаштырырга рөхсәт ителә.
Игътибар! Өйдә урнаштырылган газ баллоннарының сыйдырышлылыгы 50 литрдан артмаска тиеш һәм аларны 1 яисә 2 катлы йортлар эчендә генә куярга ярый.
Җылылык генераторлары, шул исәптән мич һәм каты ягулыкка көйләнгән камин, пешеренү плитәләре һәм төтен юлы (дымоход) барысы да йортта янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре таләпләренә ярашлы урнаштырыла. Җылылык генераторларын һәм заводта эшләнгән пешеренү плитәләре аларны җитештерүче тәкъдим иткән күрсәтмәләр нигезендә урнаштырылырга тиеш.
Каты ягулык сакланган келәтне (кладовая) мотлак рәвештә йортның беренче цоколь катында яисә аның подвалында гына урнаштыру рөхсәт ителә.
Газ белән яндырылучы каминнар мотлак рәвештә заводта эшләнгән булырга тиеш. Янган продуктның чыгуы өчен төтен юлы эшләнергә тиешлеген онытмагыз. Шулай ук, каминнарны урнаштырганда аларны табигый газ белән тәэмин итү, җылыту корылмаларының янгын хәвефсезлеге таләпләренә туры килергә тиешлеген истән чыгармагыз. Әлбәттә, аны җитештерүче завод күрсәтмәләрен игътибар белән укырга һәм каминны урнаштырганда, файдаланганда барлык таләпләрне дә төгәл үтәргә кирәк.
Электр корылмалары һәм электрүткәргечләр
Йорт эчендәге һәм участокта урнаштырылган барлык электр корылмалары да гомум кагыйдәләргә һәм стандартларга туры килеп, шулай ук, әлеге корылмалар электр линиясендә янгын очрагы туганда үзаллы өзү, изоляцияләү җайланмалары белән җиһазландырылырга тиеш.
Төзелгән конструкция стенасы өстеннән, яки аның эченә “яшерелгән” электрүткәргеч чыбыклар кабельдән яисә януга бирешмәүче изоляцияләнгән тимерчыбыктан булырга тиеш.