

Русия Банкы — Башкортстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге мәгълүматларына караганда, 2022 елның беренче яртысында "Авыл ипотека"сы программасы буенча төбәктә 378 миллион сумлык 142 кредит бирелгән.
"Авыл ипотека"сы программасы 2020 елдан бирле эшли.
2022 елның 18 августында Русия Премьер-министры Михаил Мишустин авыл ипотекасының озайтылуы турында игълан итте. Хәзер тагын да күбрәк кеше торак шартларын яхшырта алачак.
"Авыл ипотекасы" ярдәмендә сатып алуга ташламалы ставка өчен кредитны:
* төзелештә өлешләтә катнашу килешүе буенча төзелә торган йортта фатир алу шартнамәсе буенча әзер торак
җир кишәрлеге һәм анда торак төзү
әзер шәхси йорт алырга
* инде булган участокта торак төзелеше рәсмиләштерергә була.
Шунысы мөһим: программа бары тик авыл җирендә һәм 30 меңнән артык халкы булган шәһәрләрдә генә эшли.
Программа шартлары сылтама буенча: Https://xn--h1alcedd.xn--d1aqf.xn--p1ai/instructions/selskaya к.