+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Августа 2022, 09:15

2023 елда ничек ял итәбез?

Русия Хөкүмәте ил халкының 2023 елда ничек ял итәчәген билгеләде.

2023 елда ничек ял итәбез?2023 елда ничек ял итәбез?
2023 елда ничек ял итәбез?

Яңа елда 1 һәм 8 гыйнвар якшәмбегә туры килә. Бу эш көне булмаганлыктан, аларны җомгага, 24 февральгә һәм дүшәмбе, 8 майга күчерергә карар кылынган.

Яңа ел бәйрәмнәре 2022 елның 31 декабрендә башлана һәм 2023 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Эшләми торган ял көннәре:
23 февральдән 26 февральгә кадәр;
8 март;
29 апрельдән 1 майга кадәр;
6 майдан 9 майга кадәр;
10 июньнән 12 июньгә кадәр;
4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр.

Башкортстанда өстәмә ял көннәре:
21 апрель - Ураза бәйрәме;
28 июнь - Корбан бәйрәме;
11 октябрь - Республика көне.

Фото: government.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас