+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 август 2022, 04:45

“Алар өйдә бикләнеп ятарга тиеш түгел!”

Республикада “Актив озын гомер. Туризм” программасын саклап калу һәм арытаба киңәйтү бурычы куелды.

“Алар өйдә бикләнеп ятарга тиеш түгел!”“Алар өйдә бикләнеп ятарга тиеш түгел!”
“Алар өйдә бикләнеп ятарга тиеш түгел!”
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмә­дә муниципалитетлар башлыкларына 1 сентябрь алдыннан Украинадагы махсус операциядә катнашучы сугышчыларның балаларына аерым игътибар бирергә кушты. “Бу балалар 1 сентябрь көнне мәктәпкә тулы әзерлектә барырга тиеш”, — диде Радий Хәбиров.

Ул, шулай ук, Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге подразделениеләрнең махсус хәрби операциядә катнашу өчен Украинага юнәлүен белдерде. Һәм туган якларына кайтканнан соң аларны эшкә урнаштыру зарурлыгын ассызыклады.
Төбәк җитәкчесе пенсионерлар өчен “Актив озын гомер. Туризм” программасын саклап калырга һәм киңәйтергә кушты. Ул республика буенча сәяхәт итүче пенсионерлар белән аралашуы турында искә алды. Һәм проектның актуальлеге турында нәтиҗә ясады. “Кешеләр өйдә бикләнеп ятмасын иде. Алар гомер буе республика мәнфәгатенә тир түккән. Сәяхәт итсеннәр. “Башкортстанда озын гомерлелек” проектын барысы да хуплады һәм аның өчен рәхмәт белдерде. Шуңа күрә аны алга таба үстерергә кирәк”.
Радий Хәбиров муниципалитетлар җитәкчеләренә кышкы чор алдыннан техника мәсьәләсен хәл итәргә кушты. “Муниципалитетлар техника сорый, әмма без хәзер өстәмә акчаларны турыдан-туры бүлеп бирә алмыйбыз: бер партия сезгә тапшырылды инде, икенчесен сатып алулар булмаячак. Үзегезнең бюджет мөмкин­лек­ләрен карагыз, техниканы лизингка сатып алу өчен мөмкинлекләр бар — кайбер Русия һәм Белоруссия компанияләре безгә яхшы шартлар тәкъдим итә. Быел кар чис­тарту белән, бигрәк тә эре шәһәрләрдә, проблемалар булырга тиеш түгел. Бераз бурычка яшәп торыгыз, аның бернинди дә куркынычы юк”, — диде Радий Хәбиров.
“Башкортстанда бөртекле һәм кузаклы культураларның тулай җыемы 3,1 миллион тоннадан артып китте”, — дип хәбәр итте вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Бүгенгә бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарының 62 проценттан артыграгы, ягъни 1,092 миллион гектары чабылган, 60 проценты, ягъни 1,052 миллион гектары суктырылган. Стәрлетамак, Илеш, Чакмагыш, Авыргазы, Мәләвез һәм Дәүләкән районнары аграрийлары бүгенгә 120 мең тоннадан артык ашлык суктырган.
Республиканың барлык районнарында да диярлек көзге культураларны урып-җыю төгәлләнде. Әлеге вакытка 260 мең гектарга якын, ягъни 96 процент ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 31,9 центнер тәшкил иткән, узган елда бу күрсәткеч 15,8 центнер иде.
Башкортстанда югары уку йортларына кабул итү кампаниясе дәвам итә. 25 августка республика югары уку йортларына 14933 студент кабул ителгән. Шуларның 12190ы — бюджет, 2743е коммерция нигезендә укырга кергән. Бюджет урыннарына кабул ителгән абитуриентларның БДИ буенча уртача баллы 64-74 тәшкил иткән. Радий Хәбиров колледжларда “информатика һәм исәпләү техникасы” белгечлегенә урыннар санын арттырырга кушты. Бу юнәлешкә иң югары конкурс: бер урынга 49 кеше дәгъва итә. “Без бу хәлне шәрехләп утырырга гына тиеш түгел. Бер урынга 49 кеше икән, кабул ителүче­ләрне арттырырга ярамыймы. Бу — чыннан да, киләчәк һөнәре. Әйдәгез, 100 кешегә арттырабыз. Бераз тыгызланыгыз, балаларга керү мөмкинлеге бирегез”, — дип тәкъдим итте төбәк Башлыгы.
Республика коронавирустан коллектив иммунлаштыру буенча Русия төбәкләре арасында дүртенче урынны били. Әлеге күрсәткеч 12,5 процент тәшкил итә, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. Бу — прививка ясау кампаниясе нәтиҗәсе. Төбәктә 2,9 миллионнан артык кеше тулысынча вакциналау үткән. “Бүгенге көндә ике компонентлы “Спутник V” вакцинасы дозалары җитәрлек. Методик тәкъдимнәр нигезендә, ныклы иммун җавап формалаштыру өчен нәкъ менә ике компонентлы препарат белән вакциналану тәкъдим ителде”, — дип ассызыклады сәламәтлек саклау министры.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас