Алданмагыз!
Нәрсә ул мисселинг?
Бу – сезне алдан уйлап ялгыштыру һәм сез теләгән продуктны сатмау, аның мөһим үзенчәлекләре турында хәбәр итмәү.
Башкортстан Республикасы буенча Милли банктан хәбәр итүләренчә, гыйнвардан июльгә кадәр Башкортстан халкы Русия Банкына шундый 33 шикаять юллаган. Республика гражданнарының финанс компанияләренә булган шикаятьләренең гомум санында аларның өлеше 2 проценттан артмый. Күп түгел, тик шул вакытта гына: кайчан сүз сезнең турында һәм сезнең якыннарыгыз турында бара. Шуңа күрә, әйдәгез, бу хәлгә төшенеп карыйк.
Мисселинг белән кайда очрашырга була?
- Финанс оешмасында: иминият компаниясендә, брокерда, дәүләтнеке булмаган пенсия фондында (НПФ) һ.б. Ә ешрак - банкларда.
Бу ничек була?
- Менеджерлар башка продуктларны вкладлар рәвешендә рәсмиләштерә. Банклар еш кына иминиятләштерүчеләр, брокер компанияләре һәм башка финанс оешмалары өчен агентлар булып чыгыш ясый. Алар продуктларны сата һәм моның өчен бүләк ала.
Вкладлар төре астында Сезгә тәкъдим ителергә мөмкин:
- инвестиция яки тупланма тормыш страховкасы полислары;
- инвестицион пайлар;
- кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләр;
- дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү килешүләре.
Алар барысы да депозитка караганда отышлырак булырга мөмкин. Тик керем гарантияләнмәгән, ә инвестицияләр дәүләт тарафыннан банк вкладлары кебек страховкаланмаган. Сез башта аларның барлык үзенчәлекләрен җентекләп тикшерегез. Мисселинг турында тулырак — Финанс культурасы сайтында: https://vk.cc/aw1a40
Әгәр сез хокукларыгызны боздылар, дип уйлыйсыз икән, кая мөрәҗәгать итәргә?
Русия Банкы кайнар линиясе: 8 (800) 300-30-00 һәм кесә телефоннарыннан -300
Русия Банкының Интернет аша кабул итүе: https://www.cbr.ru/Reception/
Финанс вәкиле хезмәтенең контакт үзәге: 8 (800) 200-00-10
Фото: cnbc.com