Бу хәл Янавыл - Иске Күрдем трассасының 16нчы чакрымында теркәлгән.
Көндез «Шевроле Нива» шоферы борылышта машина белән идарә итә алмыйча юл кырыена чыгып оча. Машина берничә тапкыр әйләнеп чыга.
Һәлакәттә водительнең пассажир урынында утырган 70 яшьлек хатыны һәлак булган. Аны дәваханәгә илтәләр, әмма коткарып кала алмыйлар. Ире тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.
Әлеге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең барлык хәл-шартлары да ачыклана.
Фото: bash.news