

Резида Шамил кызы дүрт дистә елдан артык район үзәгендәге 1нче (хәзер
С. М.Чугункин исемендәге) мәктәптә китапханәче булып эшли. Бүген хаклы ялда булса да, эшен дәвам итә. Шул ук вакытта районның җәмәгать тормышында да актив катнаша. Аның тырышлыгы һәм башлангычы белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш башкарыла, район һәм республика архивлары материаллары, Бөек Ватан сугышы еллары шаһитларының хатирәләре ярдәмендә тупланган тарихи мәгълүматларны Резида Шамил кызы берничә китап итеп бастырып чыгаруга иреште. Эзләнү эшеннән аның беркайчан да тукталганы юк. Әлеге вакытта да районның төзелеп килгән тарих-туган якны өйрәнү музеена экспонатлар туплау белән шөгыльләнә. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләре исемлеген төзү эшенә дә зур өлеш кертте, моны ул әле дә дәвам итә. Ә шулай да барлык күңелен биреп башкарган тагын бер эше бар – Шәйморатовларның нәсел шәҗәрәсен төзи.
Бу эшкә очраклы гына тотынмады ул. Берничә ел элек Кырмыскалы авылында Шәҗәрә бәйрәме үтте. Анда Резида Шамил кызы үзенең шәҗәрәсен тәкъдим итте. Нәкъ шул, Шаһиәхмәтовларның нәсел җепләрен барлаган чорда бик кызыклы фактка юлыга. Шәмрут (Шәйморат) һәм Шаһиәхмәт туганнар булып чыгалар. Менә шуннан башлап, үзенең генә түгел, туган тиешле Шәйморатовларның да нәсел агачын ныклап өйрәнә башлый.
Легендар командир турында кызыклы вакыйгалар, хатирәләр белән уртаклашучы кешеләр елдан-ел сирәгәя бара. Резида Әхтәмова тере шаһитлар белән очрашып, аларның хатирәләрен теркәп калырга тырыша. Киләчәктә үзенең танылган бабасы турында китап чыгарырга да ниятли ул.