+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 август 2022, 16:43

Журналистлар өчен конкурс дәвам итә

Эшләрне 2022 елның 15 декабренә кадәр тапшырырга мөмкин.

Журналистлар өчен конкурс дәвам итәЖурналистлар өчен конкурс дәвам итә
Журналистлар өчен конкурс дәвам итә

Башкортстанның Финанс министрлыгы киңкүләм мәгълүмат чараларында халыкның финанс грамоталылыгын иң яхшы яктыртуга социаль медиа һәм "Акча турында - бик гади" конкурсын уздыру турында искә төшерә. Аны оештыручылар булып Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, республиканың Финанс министрлыгы, Русия Банкының Башкортстан буенча Милли банкы, республиканың Кредит һәм финанс оешмалары ассоциациясе (АКФОРБ), Журналистлары берлеге тора.

- Конкурсның максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын финанс белеме проблемасына җәлеп итү, гражданнарның якланганлыгын тәэмин итү һәм мошенниклыкны профилактикалау өчен аның дәрәҗәсен күтәрү, - дип билгеләп үтте финанс министры Лира Игътисамова.

Конкурска 1 гыйнвардан 1 декабрьгә кадәр матбугатта басылган, эфирга чыккан материаллар кабул ителә. Эшләрне 2022 елның 15 декабренә кадәр тапшырырга мөмкин.

Бәйгедә катнашырга республикада тәкъдим ителгән барлык киңкүләм мәгълүмат чаралары (телевидение, радио, интернет-ресурслар, басмалар), шул исәптән штаттан тыш хәбәрчеләр, шулай ук 3 мең кешедән артык язылучысы булган телеграм-канал блогерлары һәм авторлары чакырыла.

Фото: ustaliy.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас