+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 август 2022, 09:25

Безнең косметика чит ил брендларыннан ким түгел!

Республика Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрдәге чираттагы посты матур вакыйгага багышланган.  

Безнең косметика чит ил брендларыннан ким түгел!Безнең косметика чит ил брендларыннан ким түгел!
Безнең косметика чит ил брендларыннан ким түгел!

«Мондый вакыйгалар бездә еш булуына шатмын. Бүген берьюлы ике предприятиене ачтык. Бу фотода - "Фабрик Косметик" компаниясенең яңа производствосы, ул күптән түгел старт алды. Бу - Башкортстанда үзебезнең чимал нигезендә косметика һәм көнкүреш химиясе җитештерүче иң эре компания.

Биредә 250 төрдән артык продукция җитештерәләр. Ул чит ил брендлары белән уңышлы көндәшлек итә, бөтен Русия, Беларусь, Казахстан, Таҗикстанда сатыла. Компания җитәкчелеге безнең бизнес-миссиядә катнашканнан соң Үзбәкстанда бу илгә товар сату турында сөйләшүләр алып барыла.

Республика проектны барлык этапларда да озата барды - без аны "Инвестчас"та карадык, безнең Сәнәгать үсеше фонды аша яңа җиһазлар сатып алуны субсидияләдек, һәм бу җитештерү күләмнәре үсешенә этәргеч бирде.
Уңышлар телим!» — дип язган республика җитәкчесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас