

Седов урамында төбәк җитәкчесе күпфатирлы 110, 112 һәм 112/1 санлы йортларның ишегалды территориясендә булды. Аны «Башкортстан ихаталары» республика программасы буенча модернизациялиләр. Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов, төзүчеләр машина юллары һәм машина кую урыннарын асфальтлады, балалар һәм спорт мәйданчыкларын җиһазландырды, яктырту системасын монтажлады, территорияне яшелләндерде, дип сөйләде. Төзекләндерүнең гомум бәясе - 16 миллион сумнан артык.
Урындагы халык белән аралашу вакытында Радий Хәбировка алар төбәктә "Башкортстан ихаталары" программасын эшләтеп җибәрү башлангычы өчен рәхмәт белдерде.
- Биш ел элек безнең йортларга керү мөмкин түгел иде - пычрак, сулар, - дип сөйләде халык. - Хәзер ишегаллары үзгәрә. Төзекләндергәндә барлык теләкләребезне исәпкә алдылар.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, шәһәрнең тарихи үзәгендә булды, анда “Чишмә башына кайту” проекты кысаларында иҗтимагый киңлекне яңарталар. 2020 елда концепция уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады. Шәһәр аны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 70 миллион сум акча алган.
Фото: glavarb.ru