+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 Августа 2022, 05:15

Янгыннарга юл куймыйк!

Август азагында республикада көннәр кызу булды.

Янгыннарга юл куймыйк!Янгыннарга юл куймыйк!
Янгыннарга юл куймыйк!

24 муниципаль берәмлектә 5нче гадәттән тыш класслы янгын хәвефе билгеләнде.

Янгыннарга юл куймау максатыннан республикада 23 августтан урманнарга керү тыелды. 25 августтан башлап бөтен территориядә янгынга каршы махсус режим гамәлдә, гражданнарга урманнарга бару, ачык ут куллану, чүп-чар яндыру, учак тергезү, шул исәптән мангалда ут кабызу тыела. Статистика буенча, кеше факторы - урман янгыннарының төп сәбәпләренең берсе: ут белән саксыз эш итү һәм янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу.

Янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен янгынга каршы махсус режим шартларында 800 000 сумга кадәр штраф каралган.
Быел янгын хәвефе чоры башыннан республикада урман янгыннарының 55 учагы барлыкка килгән, бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 364 очракка кимрәк.

Хөрмәтле республика халкы!
Урманда яисә торф җирләрендә ут кабызмагыз (хәтта сулыклар янында да)!
Урмандагы болыннарда яки акланнарда коры үләнне яндырмагыз!
Тәмәкене сүндермичә ташламагыз!
Онытмагыз, машинадан яки мотоциклдан чыккан очкыннар да янгынга китерергә мөмкин!
Майлы яки ягулык сеңгән материалларны калдырырга ярамый!
Коры үләнгә ташланган шешәләр яки пыяла кисәкләре линза кебек эшләргә һәм ялкын кабызырга сәләтле!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас