+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 Сентября 2022, 04:35

Гомер – газиз, ул Ходайдан әманәт!

Ана карынында яралган тормыштан ваз кичүгә бару – беренче чиратта, анаңа хыянәт итү.Күптән түгел вафат булган күршем төшкә керде. “И, күрше, белсәң миңа ничек кыен, бер дә ияләшә алмыйм монда, күпме эш торып калды, күпме планнар”, — ди миңа. Ире үз-үзенә кул салган иде. “Вәсил абый белән күрешәсезме соң?” — дип сорыйм икән. “Кая аны күрү, янымнан әле тегендә, әле монда чабып узып кына китә, ике арада йөри бит ул, аңа беркайда да урын юк!” — ди икән күршем. Хәйран калып уянып киттем. Маңгаеңа язылганнан алда гомерең өзелсә, үз вакытың килеп җитми торып, җаның тынычлык тапмаячак, ике дөнья арасында бәргәләнәчәк диюләре шул микән...

Гомер – газиз, ул Ходайдан әманәт!Гомер – газиз, ул Ходайдан әманәт!
Гомер – газиз, ул Ходайдан әманәт!

Шушы арада үз-үзенә кул салучылар турында еш ишетергә туры килде. Бел­гән кешеләр булгач, үзәкне өзделәр инде... Баксаң, суицид – йогышлы чир кебек икән, бер урында була калса, тирә-якка да таралырга мөмкин.

Ислам динендә үз-үзең­не үтерү – бик зур гө­наһ. Аллаһ Тәгалә бу гамәл­не Коръәндә хәрам кылган. Бу хакта Алмаз хәзрәт Сафин мондый аңлатма бирә:
— Аллаһ Тәгалә әйтә: “Үзегезне үтермәгез. Дөрес­лектә, Аллаһ сезгә карата рәхимле булды” (Нисә – 29). Шулай ук Мөхәммәд (с.г.с) дә үзеңә кул салуның зур гөнаһ булуы турында әйтте. Әбү Һүрайра (р.г) хәбәр итә: Мөхәммәд пәй­гам­бәр (с.г.с) әйткән: “Кем дә кем таудан сикереп үзен үтерсә, җәһәннәмдә мәңге калган хәлдә (таудан) сике­рәчәк. Кем дә кем агу эчеп үз-үзен үтерсә, җәһәннәмдә мәңге калган хәлдә (кулындагы агуын) эчәчәк. Кем дә кем тимер белән үзен үтер­сә, җәһәннәмдә мәңге калган хәлдә кулындагы шул тимерен корсагына кертә­чәк” (Бохари). Бу хәдистән аңлашылганча, кеше үз-үзенә берәр нәрсә белән кул салса, җәһәннәмдә дә шуның белән яки мәңге, яки бик озак вакыт дәва­мында газап күрәчәк. Шулай ук Мөхәммәд (с.г.с) башка хәдисендә болай дип әйтә: “Кем дә кем үз-үзен берәр нәрсә белән үтерсә, җәһәннәмдә шуның белән газапланачак” (Бохари). Әл-Хафиз ибн Хәҗәр исемле галим әйтә: “Кешенең үз-үзе­нә карата җинаять кылуы, гөнаһасы ягыннан, башка кешене үтергән дәрә­җәдә. Чөнки җан – аның мил­ке тү­гел, ул Ал­лаһны­кы. Шуңа күрә ул, Аллаһ рөхсәт ит­кәнчә генә, үз-үзенә карата берәр нәрсә эшли ала”. Әбү Һүрайра (р.г) хәбәр итә: “Без Мөхәм­мәд (с.г.с) белән Хунәйн сугышында катнаштык. Шунда ул үзен мөселман дип атаучы бер кеше турында: “Ул җәһәннәмгә керәчәк”, – дип әйтте. Сугыш башлангач, бу кеше бик каты су­гышты һәм җә­рәхәт­лән­де. Кешеләр Мөхәммәд (с.г.с)гә әйтте: “Син җәһән­нәмгә керәчәк дип әйткән кеше бүген бик каты сугышты һәм үлде”. Ләкин Мөхәм­мәд (с.г.с) аларга: “Ул җә­һәннәмгә керәчәк”, – дип әйтте. Бу сүзне ишет­кәч кай­­бер мөселманнар шик­ләнеп куйды. Шулвакыт кемдер әйтте: “Ул үз үлеме бе­лән үлмәде. Ләкин бик көчле җәрәхәт­лән­де. Төнлә белән, бу җәрәхәтенә са­быр итә алмагач, үз-үзен үтерде”.

Меңәр еллык тормыш тәҗрибәсе белән сыналган бу тәгълиматны яшь буын­ның да аңына сеңдерәсе бар. Һәм бу, беренче чиратта, хатын-кызлар, аналар бурычы.
Яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салучылар саны буенча Русия беренче урынга чыкты. Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, безнең илдә ел саен 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 2600 үсмер үзе теләп якты дөнья белән хушлаша. Шунысы сәер, медицина хезмәткәрләре әй­түенчә, әлеге гамәлне кылучыларның 80 проценты психик яктан сау-сәла­мәт балалар. Аларның кү­бесе яхшы гаиләдә үскән, акыллы, белемле, яхшы укыйлар, наркотик кулланмыйлар.

Психологлар үткәргән тикшере­нүләрдән күренүен­чә, үз-үзеңә кул салуга ки­тер­гән сәбәпләр: “җавапсыз мә­хәб­­бәт”, “ялгызлык”, “ата-ананың аң­­­ла­мавы”, “бурычка бату”. Сүз дә юк, сабыйлыктан яшүсмерлеккә күчү чоры катлаулы вакыт, бала әллә нинди акылсыз гамәл­ләр кылырга мөмкин. Әйлә­нә-тирә мохит тә бала тормышында зур роль уйный. Мәктәпләрдә БДИ кер­телү дә бала психикасына бик нык тәэсир итә. Шул ук вакытта иң якын кешеләрең дә сине аңламаса, бу очракта нишләргә кала?
Психолог Татьяна Сачкова сүзлә­ренә караганда, “Суицидаль тәртип, дигән механизм еш кына балага кече яшьтән үк салына. Билгеле бер мизгел җиткәч, бу механизм эшли башлый. Ә калган барлык тышкы факторлар, мәсәлән, бала­ның тирә-ягындагы кеше­ләр, үз-үзеңә кул салуны пропагандалаучы төркем­нәр этәргеч булып тора.

Без, әти-әниләр, вакыт булмауны, аруны сылтау итеп, баланы үз-үзе белән ялгыз калдырабыз. Бу дөрес түгел. Кече яшьтән үк аның өчен дус, партнер булу мөһим. Аңа тормыш кыйммәтләрен аңлатырга, үз-үзен кайгыртырга өйрә­тер­гә һәм тискәре факторлардан сакларга кирәк. Үз балаң белән ышанычлы мөнәсәбәтләрне саклау мөһим. Бигрәк тә яшүсмер чорында, бу бала тәрбия­ләү­­дәге иң катлаулы чор бу­лып санала”.
...Гомерләрне “газиз” ди­ләр. Тагын бу сыйфатны “ана”, “бала” кебек сүзләр янәшәсенә куялар. Әйе, газизгә кул күтәрмиләр, аңа кул сал­мыйлар, аны бары бө­тен йөрәктән яраталар гы­на.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас